Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтач шәһәр җирлегендә үзарасалым 450 сум булачак (+фото)

Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитетының 26 сентябрь көнне район Советының кече утырышлар залында референдум уздыру һәм үзара салым акчасын нинди эшләргә тоту буенча утырыш булды.

Аны район башлыгы һәм Балтач шәһәр җирлеге башлыгы алып барды.
Көн тәртибендә бер чыгыш тыңланып, фикерләшү үткәрелде. "2018нче елда Балтач шәһәр җирлегендә гражданнардан үзара салым кертү, аның күләме һәм референдумга тәкъдим ителәчәк сораулар" турында Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгыш ясады.
Утырышта киләсе 2018нче ел өчен үткәрелә торган референдумга кертеләчәк сораулар буенча. Зоя Космодемьянская урамына ремонт, Нариман урамының 5нче балалар бакча һәм гимназия ягыннан спорткомплекска үтә торган өлешендә тротуар һәм җәяүлеләр күпере салу, Чехов, Комсомол, Тукай урамнары киселешләрендәге һәм Ленин урамының салкын чишмә янындагы күперләрне реставрацияләү, Ленин урамының Чепья чатыннан алып, элеккеге автовокзал аша үтеп, СМУ микрорайонына таба тротуар салу, Космонавтлар урамындагы (мех әйберләр тегү фабрикасы янында) һәм СМУ микрорайонының Төзүчеләр урамы башындагы коеларны карап-тәртипләүгә тотылачак дип игълан ителде. Көек һәм Курмала авыллары халкының акчасына Көек авылы китапханәсе янындагы мәйданда уен мәйданчыгы ясалачак. Чөнки агымдагы елда ике авыл халкыннан җыелган үзарасалым акчасы тулысынча, Көек авылы халкының ризалыгы белән, Курмала авылы урамына таш түшәүгә тотылды.
Әлеге башкарыласы эшләрне барлап, күләменә карап хакларын исәпләп, дәүләт казнасыннан кайта торган сумманың 1гә 4 булуын исәпкә алып, депутатлар "Планлаштырылган эшләр башкарылып бетсен өчен үзарасалым күләмен арттырырга кирәк", дип тәкъдим иттеләр. Утырыш азагында район башлыгы Карары нигезендә, Балтач шәһәр җирлегендә үзара салым акчасы бер кеше башынна 450 сум дип билгеләнде.
Республикада һәм шул исәптән, безнең районда да референдум үткәрү көне буларак 19 ноябрь билгеләнде. Бу көнне барлык сайлау участокларында да 2018 ел өчен референдум үтәчәк. Райондашларыбызның актив рәвештә катнашып үз тавышларын бирүләрен көтеп калабыз. Халык ризалык биреп, бердәм рәвештә үзара салым акчаларын биргәндә генә, төзек юллардан йөреп булачак. ​
Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250