Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

“Балтач шәһәр тибындагы” муниципаль берәмлеге советының VI утырышы салымнар мәсьәләсе дә күтәрелде

Әлеге сәгатьләрдә Балтачта IV чакырылыш Татарстан Республикасы “Балтач шәһәр тибындагы” муниципаль берәмлеге советының VI утырышы уза.

Беренче көн тәртибе буенча Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов чыгышы тыңланды. Җитәкче еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Бюджет үтәлеше хакында да доклад тыңланды. Утырышта салымнар мәсьәләсе дә күтәрелде. 2020 елның 1 апреленә 1701578,05 сум күләмендә үзара салым акчасы җыелган. Дәүләттән 6610112,20 сум өстәмә акча кайтып, барлыгы 8507890,25 сум үзара салым акчасы тупланган.

Статистик мәгълүматларга күз салсак, җирлектә бүгенге көндә 8813 кеше яши, 2020 елда 57 бала туган, 81 кеше үлгән. Гаилә коручылар саны – 21, аерылучылар 13кә җиткән.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия утырыш