Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачка эш сәфәре белән Рөстәм Вәлиуллов килде (+фоторепортаж)

Бүген – 24 июль көнне Балтачка эш сәфәре белән Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары Рөстәм Фәйзрахманович Вәлиуллов килде.

Балтач муниципаль район  башлыгы Рамил Нотфуллин һәм район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина белән булган эшлекле сөйләшүдән соң Рөстәм Вәлиуллов район Советының кече утырышлар залында гражданнарны кабул итте. Аңа төрле социаль мөһим сораулар белән 4 граждан мөрәҗәгать итте. ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрының беренче урынбасары әлеге сорауларны язып алды һәм киләчәктә эш барышына алырга ышандырды.

Халыкны кабул итү тәмамланганнан соң Рөстәм Вәлиуллов район башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Равил Таҗетдинов озатуында район социаль яклау бинасында булды. Алар компенсацияләр түләү бүлекчәсе,  “Наз” халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Шулай ук биредәге куркынычсызлык чаралары үтәлеше белән дә кызыксынды. Район социаль яклау хезмәтенең эшеннән канәгать булуын белдерде һәм бу бинаның үзәктә урнашуы халык өчен уңайлы булуын ассызыклады.

Министр урынбасары эшлекле сәфәрен дәвам итеп район мәшгульлек һәм  халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә дә булды. Андагы коллектив белән танышты, үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Район халкына ни рәвешле хезмәт күрсәтүләрен, эш тәкъдим итүче яки вакансияләре булган оешмалар саны, нигездә, нинди һөнәр ияләре  эш урыны сорап мөрәҗәгать итүләре хакында сорашты. Районда җитештерү сәнәгать комплексларын арттырырга, өстәмә эш урыннары булдырырга, эшсезләр санын мөмкин кадәр киметергә һәм нәтиҗәлелекне арттырырга кирәк, дип киңәш-тәкъдимнәрен белдерде министр урынбасары.​

baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр