Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачка иртән министр ни өчен килгән

Бүген районыбызга Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Зарипова Эльмира Әмир кызы эшлекле сәфәр белән килде.

Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин каршыалды.  Иртәнге сәгать 8гә районга килеп җитүнеӊ сәбәпләре турында сорагач, ул  елмаеп,  иртән  эшкә  тотынсаӊ,  ул тормышка  аша,  дип  җавап  бирде.

Беренче эш итеп министр халыкны кабул иттте. Мөрәҗәгать итүләр төрле мәсьәләләр  буенча  булды.  Район  ветераннар  Советы  җитәкчесе  Рифат Абдуллин сугыш елы балаларына аерым статус биреп, дәүләт тарафыннан аларга яклау киӊрәк булса иде, дигән тәкъдимен кертте.

Кыскартуга эләгү сәбәпле,  лаеклы  ялга  ялга  алданрак  чыгу,  шәхси  бизнесыӊны  булдыру мәсәләләре дә кабул итүгә керүчеләр тарафыннан күтәрелде. Министр аларга нигезле җавапларын  җиткерде.

Министрныӊ  сәфәре  Чепья  «Наз» тернэкләндерү үзәгендә булуны да күздә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр