Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачка якташыбыз – экология министры урынбасары Фаяз Шакиров килде (видео)

Бүген Балтачка Татарстан Республикасының экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Фаяз Шакиров килде.

Билгеле булганча, 1 апрельдән чисталык икеайлыгы башланачак. Бүген бу хакта, төгәлрәге айлык кысаларында ниләр башкарылачак, кайсы өлкәләргә игътибарны арттырырга кирәклеге хакында Балтачта үткән түгәрәк өстәл артында уртага салып сөйләштеләр. Чарада Арча, Әтнә, Кукмара һәм Балтач районыннан чисталык мәсьәләсенә җаваплы кешеләр катнашты.

Яз җитү белән кар астыннан чүп-чар баш калкыта башлый. Экологлар, чисталык инспекторлары ел саен үткәрелә торган санитар икеайлыгы вакытында ничәме-ничә тиешсез урынга ташланган чүп-чар өем¬нәренә тап булалар.

- Тиешсез урыннарда барлыкка килгән чүплекләрдә эшкуарларның да «хезмәт җимешләре» бар. Бүгенге көндә без аларның калдыклар белән ни рәвешле эш итүен, аларны кая куюларын төгәл белмибез. Чүплекне ачыклау кыенлык тудырмый, ә менә экологиягә зыян салучыны табу бик кыен. Гадәттә, чүплекне юк итү бурычы җир хуҗасына йөкләнә. Юридик зат, йә муниципаль берәмлек кемнеңдер сансызлыгы өчен үз бюджетыннан җавап бирергә тиеш, - ди Фаяз Шакиров.

Әлеге чүп урыннарын ачыклауда республика гражданнары да катнашып, акчалата бүләккә ия була ала. Ел башыннан гына да министрлыкка 20дән артык мөрәҗәгать килеп ирешкән.
"Яз айларында, санитар-экологик ике айлык кысаларында мондый мөрәҗәгатьләр тагын да күбәер, мөгаен", - диде ул.

2015 елның 1 августыннан гамәлгә кергән кагыйдәләр нигезендә, ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы республика территориясендә тиешсез урында түгелгән чүплекләрне ачыклап, аларны фото яки видеога төшереп, министрлыкка юллаучыга 1 мең сум күләмендә акча каралган иде. 2016 елның гыйнвар уртасыннан бу сумма 1,5 мең сумга җитте. Моннан тыш, кагыйдә бозуның яңа очраклары өстәлгән. Мисал өчен, сулыклар тирәсендә автомашиналар юу, гражданнарга су янына килергә комачаулый торган объектлар һәм коймалар төзү һ.б. очраклар.

Министр урынбасары очрашу ахырында өмәләрдә актив катнашырга, чисталык айлыгы хакында вакытлы матбугатта даими яктырга дигән максат куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250