Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачлылар алдына үзара салым акчасын 1 апрельгә кадәр җыеп бетерү бурычы куелды

Бүгенге көндә Балтач шәһәр җирлеге буенча барлыгы 500 мең сум чамасы акча җыелган, ләкин бу барлык сумманың чиреге генә.

- Халыктан җыела торган сумманың күләме 2 миллион сум булыр дип күздә тотыла, ә дәүләттән ул очракта 8 миллион сум кайту көтелә,- дип белдерде Балтач шәһәр җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.

2017 ел өчен 400 сум күләмендә акча җыеп, үзара салым акчаларын Балтач бистәсендә җәяүлеләр йөри торган тротуарларны төзүгә һәм җирлектәге күперләрне төзекләндерүгә тоту планга кертелде. Бүгенге көндә район үзәгендәге хезмәт коллективлары арасыннан МДСУ-1 юллар идарәсе, "Балтачагрохимсервис" оешмасы, "Арча" сөт-май комбинатының Балтачтагы филиалы беренчеләрдән булып, үзара салым акчаларын тапшырдылар инде.

Агымдагы елда бистәнең СМУ микрорайонының Каенлык урамыннан алып, "Факел" яшүсмерәр клубына кадәр, Ленин урамының уң ягыннан 4 номерлы балалар бакчасыннан алып "Хезмәт" редакциясенә кадәр, К.Нәҗми, К.Маркс урамы буйлап мәктәпкә кадәр берьяклы, гимназия янындагы 5 номерлы балалар бакчасыннан алып, яңа микрорайонга кадәр тротуарлар эшләнәчәк һәм Комсомол, Тукай, Чехов урмнарындагы күперләрне яңартуга тотылачак дип планлаштырыла. Әгәр дә җыелган акча калган очракта, «Нурмаркет» сәүдә йорты яныннан алып, «Бәхет» кибетенә кадәр тротуар булачак. Ә Курмала һәм Көек авылларыннан җыелган үзара салым акчасына, Көек халкының ризалыгы белән, Курмала авылының Совет урамында чокырларны ямау эше оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250