Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачлылардан башка праймериз үтми: анда җиңүче – Рөстәм Миңнеханов (ФОТО)

27 июнь көнне Татарстанда республика Президенты вазыйфасына "Бердәм Россия" партиясеннән кандидатлар тәкъдим итү буенча праймериз тәмамланды. Бу зур җыенда балтачлылар да актив катнашты. Әлеге чарада Татарстан Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.

Билгеле булганча, быел Татарстанда "Бердәм Россия" партиясеннән республика Президенты вазыйфасына кандидатларны ачыклау буенча праймеризны махсус инициатив төркем уздырды. Кандидатларны исә әлеге фирка белән тыгыз хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалар тәкъдим итте. Алар бу вазифага дүрт кандидатны күрсәтте: Татарстан Презденты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Россия федераль җыенының Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм МГУның М. В. Ломоносов исемендәге мәгариф-фән үзәге җитәкчесе Олег Морозов.

- Республиканың аграр яшьләр берләшмәсенә мине Президентлыкка кандидат итеп тәкъдим иткәннәре өчен зур рәхмәт. Шулай да, Татарстан Президенты вазыйфасына бер генә лаеклы кандидат бар - Рөстәм Миңнеханов. Аның янында көндәш булырлык затларны мин, гомумән, күрмим дә. Бары тик ул гына Татарстан өчен башкаларга караганда күбрәк файда китерәчәк, - дип сайлап алучыларга мөрәҗәгать итте Марат Әхмәтов.
Аның белән Олег Морозов та килеште.
- Биш ел элек Россия Президенты әлеге вазифага Рөстәм Миңнехановны билгеләде. Миңа калса, бу - барыбыз өчен дә сигнал. Татарстанның алдынгы урыннарны биләп торуында Рөстәм Миңнехановның роле зур бит, - диде ул.

- Шуны төгәл әйтә алам: кайсы гына максатчан программаны алма, Татарстан һәрвакыт лидерлар рәтендә. Миңа Россия буйлап бик күп йөрергә туры килә. Кая гына барсам да, Татарстаннан яхшырак төбәктә булганым юк әле, - дип белдерде Сергей Батин.

Билгеле булганча, быел татарстанлылар республика Президентын соңгы 15 елда беренче мәртәбә сайлаячак. Шуңа күрә әлеге чараның Рөстәм Миңнеханов өчен дә шактый дулкынландыргыч булуы аңлашыла.

- Дөресен генә әйткәндә, бу - минем өчен шактый дулкынландыргыч минутлар. Мин биш ел Президент булып эшләдем һәм төгәл әйтә алам: бу бик тә югары һәм җаваплы хезмәт. Татарстан лидерының төп максаты - республиканың тотрыклы үсешен тәэмин итү. Тик бу Президенттан гына тормый. Уңышка ирешү өчен зур команданың үзара хәбәрләшеп, бердәм булып эшләве кирәк. Татарстанга киләсе, биредә гомер итәсе килсен, - дип сайлап алучыларга мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов.

Озак та үтми, праймеризга нәтиҗә ясалды. Әлеге чарада Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады. Сайлауда катнашкан 1588 сайлап алучының 1513е нәкъ менә аның өчен тавыш бирде. Бу барлык катнашучыларның 97,3 проценты дигән сүз. Башка кандидатлар: Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов - 874, Олег Морозов - 789, ә Сергей Батин - 705 тавыш җыйдылар (шунысы мөһим, бер сайлап алучыга берьюлы өч кандидат өчен тавыш бирү мөмкинлеге тудырылган иде).
Нәтиҗәдә, Сергей Батин Президентлыкка кандидат булудан туктады. Калган өч җиңүченең кандидатураларын исә 4 июль көнне партия конференциясендә караячаклар. Нәкъ менә шул көнне "Бердәм Россия" партиясеннән Президентлыкка кандидат исеме билгеле булачак.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250