Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачлылар "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре" Ассоциациясенең XII съездында катнашты

Җирле үзидарә органнарының төп бурычы - социаль объектларны сыйфатлы эксплуатацияләү һәм төрле вакыйгаларга бәйле чараларны актив уздыру, диде Рөстәм Миңнеханов.

Бөтен республика программаларын гамәлгә ашыру территорияләрне системалы үстерүгә, шулай ук гражданнарга, яшәү урыннарына карамастан, объектлар һәм хезмәт күрсәтү белән тигез дәрәҗәдә файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә юнәлтелгән. Бу хакта кичә - 21 декабрь көнне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре" Ассоциациясенең XII съездында белдерде.

Чара "Корстон" комплексында узды.

Җирле үзидарә органнарының төп бурычы - социаль объектларны сыйфатлы эксплуатацияләү һәм төрле вакыйгаларга бәйле чараларны актив уздыру, диде Рөстәм Миңнеханов.

“Безнең төп максат – халык кайда яшәвенә карамастан, - шәһәрдәме, авылдамы – тормыш сыйфаты бертөрле югарылыкта булырга тиеш. Иң мөһиме хәзер сафка бастырылган барлык социаль объектлар нәтиҗәле файдаланылсын, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Муниципаль берәмлекләр башлыкларына гамәлгә ашырыла торган программалар кысаларында шәһәр һәм районнарның актуаль мәсьәләләрен хәл итү зарури".

Аның сүзләренә, планнарны уңышлы тормышка ашыру республиканың сәнәгать һәм икътисадый мөмкинлекләренә бәйле.

Татарстанның 2017 елдагы нәтиҗәләре буенча тулаем региональ продукт үсеше 3 процент тирәсе, сәнәгать җитештерүе индексы - үсеш 2 проценттан артык, авыл хуҗалыгы продукциясе үсеше 5 проценттан күбрәк булыр дип көтелә. Татарстан Россиядә авыл хуҗалыгы буенча - 3нче, төп капиталга инвестицияләр буенча - 4нче, сәнәгать җитештерүе һәм шулай ук яңа тораклар төзү буенча 5нче урыннарда килә. Республика тулаем төбәк продукты һәм төзелеш күләмнәре буенча - 8нче, ваклап сату сәүдә әйләнеше буенча 8нче тора.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Идел буе федераль округында төп күрсәткечләр буенча Татарстан беренчелекне били.

Шулай ук бүген Татарстан Президенты эш хакы күләме түбән дәрәҗәдә булуы мәсьәләсенә тукталды. Ул бигеләгәнчә, минималь хезмәт хакы күләме (МРОТ) инде 2018 ел башына республикада артачак. Аның сүзләренчә, әлеге проблема буенча аңа ТР Премьер-министры Алексей Песошин да, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров та мөрәҗәгать иткән булган.

2018 елның 1 гыйнварыннан региональ дәрәҗәдә минималь хезмәт хакы күләмен арттыруның яңа формасы билгеләнәчәк. Бөтен кирәкле хисаплауларны һәм тәкъдимнәрне Рөстәм Миңнеханов ТР финанслар министры Радик Гайзатуллинга йөкләде. Зал әлеге карарны алкышлар белән каршы алды.

"Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре" Ассоциациясенең XII съездының көн тәртибендә күтәрелгән мәсьәләләр белән райондашларыбыз да танышты.


 
Чыганак: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: съезд