Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта бәйрәм чаралары иминлеген кайгырталар (фото)

Бүген Балтач муниципаль районының террорга каршы комиссия утырышы булып узды. Әлеге утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Комиссия утырышында катнашучы комиссия әгъзалары, район башкарма комитетының бүлек башлыклары; җирле үзидарә башлыклары; оешма, учреждение җитәкчеләре; «Кайтаваз» радиосы һәм «Хезмәт» район газетасы директорлары игътибарына язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Ватан сугышында 72 еллык - Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чаралары уздыру, шул ук вакытта террорчылык актларын кисәтү һәм җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү буенча өстәмә әзерлек чаралары турында чыгышлар ясалды.
Көн тәртибе буенча Балтач район башкарма комитеты урынбасары И.Ф.Гайнутдинов, Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе И.К.Усманов, район башкарма комитеты җитәкчесе Р.И.Шакиров чыгышлары тыңланды.

- Бәйрәм чаралары турында сөйләшкәндә, шуны искәртеп китәсем килә: районда үткәрелгән һәрбер чара: ул семинармы, бәйрәм кичәсеме, спорт ярышы яки җыелыш болар барысы ун көн кала полиция хезмәткәрләренә хәбәрдәр булырга тиеш. Чөнки "Террорчылыка каршы турындагы" закон кыссаларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан халык күпләп җыелып үткәрелә торган мероприятия урыннары контрольга алынып, террорчылыкка каршы булган барлык профилактик чаралар эшләнергә тиеш. Әгәр мероприятия барышында җыелган халык өчен берәр куркынычсызлык туа икән, моның өчен алда эйтеп киткән закон нигезендә мероприятияне оештырган җитәкче һәм бинаның җитәкчесе җинаять җаваплылыгына тартылу каралган, - дип кисәтте район башлыгы.
Чираттагы чыгышта Балтач район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Илдар Усманов Террорга каршы комиссия карары нигезендә үткәрелгән контроль тикшерүләр һәм бәйрәм һәм ял көннәрендә террорчылык актларын кисәтү, җәмгыять куркынычсызлыгын көчәйтү өчен эшләнергә тиешле чаралар белән таныштырды.
"Җитәкчеләр, Сез бәйрәмнәр вакытында район халкының иминлеген саклау, терроризм куркынычсызлыгына каршы чаралар күрү, учреждениеләрдә, оешмаларда терроризм һәм экстремистлыкка каршы җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү барыбызның да бурычы" - дип искәртте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров районда бара торган төзелешләр, өмәләр оештыру, чисталык мәсьәләсен күтәрде.
Район башлыгы тарафыннан түбәндәге карарлар чыгарылды.
1.Авыл җирлек башлыкларына 28-нче апрельдән 2 майга кадәр һәм 5 майдан 10 майга хәтле җирле үзидарә органнарында һәм ведомство учреждениеләрендә җаваплы вазыйфаи затлар белән дежурлар оештырырга.
2.Балтач район башкарма комитетына авыл җирлек башлыклары белән җирлекләрдә 1 -12 майга хәтле Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәлләрдә мөмкин кадәр оешмаларны һәм иҗтимагый берләшмәләре җәлеп итеп көн буе (круглосуточно) саклауны оештырырга.
3. Балтач районы эчке эшләр бүлегенә:
экстремистик эшчәнлеккә каршы көрәш һәм гавәми чаралар уздыру турында кабул ителгән законнар таләпләрен үтәү буенча куелган барлык чараларны үтәүне оештырырга; язгы хезмәт бәйрәме көннәрендә, Бөек Ватан сугышының 72 еллык - Җиңү көне уңаеннан бәйрәм чараллары уздыру урыннарын тикшерүне тәэмин итәргә.
4. Балтач район шифаханәсе җитәкчелегенә бәйрәм чаралары вакытында Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, тантанада башка катнашучыларга медицина персоналы белән махсуслаштырылган ашыгыч ярдәм машинасының дежур торуын оештырырга тәгъдим ителә.
5. Бәйрәмнәр чорында җәмгыять куркынычсызлыгын саклау буенча эшне, аеруча урманнарда, Сабантуй паркында тиешсез урыннарда учаклар ягуны булдырмаска, Балтач район башкарма комитетына авыл җирлек башлыклары белән даими контроль оештырырга.
6.Идарә оешмаларына торак йортларның подъездлары, чардаклар һәм подвал биналары мөнәсәбәтендә куркынычсызлык чаралары күрү мөһим, подваллар, чардаклар йозакка ябылган булырга тиеш.
7. Шулай ук, халык күпләп җыела торган исемлеккә кертелгән объект җитәкчеләренә, шул исәптән коммуналь хужалык җитәкчеләренә, молкомбинат, райгаз, электр челтәре, элемтә (связь), почта бүлек җитәкчеләренә кабаттан террорчылыкка каршы тору чараларны оештыру буенча җаваплы хезмәткәрләр белән инструктаҗлар үткәрергә, оештыру чараларын яхшыртырга, яңгынга каршы автоматик сигнализация, тревога кнопкаларының төзеклеген тикшерергә тәкъдим ителә.
8. Барлык зур оешма, учреждения җитәкчеләренә график буенча дежур торулар билгеләргә, дигән максат-бурычлар билгеләнде.
baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250