Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

БАЛТАЧТА ДА РЕФЕРЕНДУМ ҮТКӘРЕЛӘЧӘК

5 апрель көнне район Советы утырышлар залында үткәрелгән район авыл җирлекләре, күмәк хужалык рәисләре, предприятие, оешма җитәкчеләренең традицион шимбә киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәнең беренче өлешендә республика җитәкчелеге тарафыннан видеорежимда, урыннарда бара торган торак, коммуналь хуҗалык үсешенә, балалар бакчалары, башка төр социаль объектларны төзү, республикада чәчүгә бәйле мәсьәләләргә анализ ясадылар.
Киңәшмәнең икенче яртысында районда 2014 елның 3 аенда терлекчелек үсешенә, язгы чәчүгә әзерлеккә бәйле бурычлар каралды. Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Рәзинә Мөхәмәтҗанова тарафыннан республика районнарында үзара салым кертү буенча рферендумнар үткәрелгәне турында җиткерелде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин бу юнәлешнең авылларыбызның йөзен үзгәртүдә, юлларны төзекләндерү гаять мөһим икәнлегенә басым ясап әйтте. Октябрь аенда булачак сайлаулар белән бергә җирле референдумга да хәззерлек чаралары күрергә кушылды.
Фото: http://tiras.ru/evrazija/39914-v-krymu-provedut-vtoroy-referendum.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250