Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта Дәүләт бүләкләре тапшырылды (+фото)

Район Советы утырышында бер төркем райондашларыбызга Дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Күпъеллык намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнары эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруга лаеклы өлеш кертүе өчен Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге башлыгы Розалия Нигъмәтулла кызы Хәйруллина “Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлар өчен” медале белән бүләкләнде.

Республиканың азык-төлек сәнәгатен үстерүдәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен «Арча» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең Балтач сөт-май комбинаты җитештерү цехы башлыгы Рәшит Касыйм улы Галиевка “Татарстан Республикасының Атказанган азык – төлек сәнәгате хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә.

3 Мәгариф өлкәсендәге казанышлары һәм күпъеллык намуслы хезмәте өчен Чепья урта гомуми белем мәктәбе директоры Сәйдәш Тәлгать улы Нурмиевка “Татарстан Республикасының Атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем бирелә.

Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш кертүләре һәм күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен “Татарстан Республикасының Атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелә:

Балтач муниципаль районының «Балалар сәнгать мәктәбе» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең:

1. хареография классы укытучысы – Васинкин Эрик Геннадьевичка,

2. вокал-хор дисциплиналары һәм фортепиано классы укытучысы – Фәридә Фәрит кызы Гарәфетдиновага.

Җирле үзидарәне үстерүгә керткән озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен Нөнәгәр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәхилә Шамил кызы Гафиятуллинага Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты тапшырыла.

Яңа 2018 нче елны каршылаганда муниципаль берәмлекләр арасында үткәрелгән “Яңа елга иң яхшы бизәлеш” республика конкурсына январь аенда йомгак ясалды.

“Иң яхшы Үзәк чыршының бизәлеше” номинациясе буенча административ үзәге шәһәр тибындагы посёлок булган районнар арасында Балтач муниципаль районы 3-нче призлы урынга лаек булды.

Әлеге конкурсның “Авыл җирлегендә иң яхшы бизәлгән Үзәк чыршы” номинациясендә Төньяк зона буенча районыбызның Куныр авыл җирлеге 2-нче урын өчен шундый ук сертификатка лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бүләк