Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта эш план нигезендә бара

Бүген район Советы утырышлар залында район Советы депутатлары һәм авыл җирлеге башлыклары белән киӊәшмә узды. Киӊәшмәне район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Район прокуроры кече юстиция советнигы Айрат Низамиев үзенеӊ чыгышында 1 апрельгә кадәр һәр дәуләт һәм мунициапль хезмәткәре алдагы ел өчен керемнәре турында хисап бирергә тиешлеге искә төшереп, мәсьәләгә ачыклып кертеп, депутатларныӊ игътибарын бирелә торган исәп-хисап язмаларында (декларация) алдагы елларда җибәрелгән кимчелекләргә юнәлтте.

Шулай ук район прокуроры Айрат Низамиев 23 январь көнне район администрациясендә Казан шәһәреннән килгән Эчке эшләр Министрлыгы хезмәткәрләренеӊ эшләвенә тукталды. Төрле социаль челтәрләрдә таратылган мәгълуматныӊ дөреслеккә туры килмәвен әйтеп, мондый алымнар белән коткы таратучылар булырга тиеш түгел, дип билгеләп узды. Тикшерү органнарын кызыксындырган барлык рәсми кагәзъләр бирелгән, һәркем үз урынында, тиешле вазыйфаны башкара, дип белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшмә