Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта игеннәрне урып-җыю эшләренең, көзге чәчү һәм җир эшкәртүнең сыйфатын тикшерү буенча комиссияләр төзелде

Балтач муниципаль районы башлыгы карары

2014нче елда игеннәрне урып-җыю эшләренең, көзге чәчү һәм җир эшкәртүнең сыйфатын тикшерү буенча комиссияләр төзү турында


Урып-җыю эшләрен үз вакытыңда сыйфатлы итеп башкарып чыгуның, көзге чәчү һәм җир эшкәртүнең гаять мөһимлеген исәпкә алып, түбәндәге составта район комиссияләрен төзергә.


1 нче комиссия


Зәкиев В.М. - «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире (комиссия рәисе);
Гарипов М.М. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитеш- терү-маркетинг бүлеге башлыгы; Гыймадиева И.И. - «Кайтаваз» радиосы журналисты;
Фәхретдинов Р.Г. - «Дәүләт техник күзәтчелеге»нең Балтач районы буенча инспекциясе башлыгы;
Гәрәев Н.Н. - «Татарстан» агрохимик үзәгенең баш белгече;
Гатиятуллин Ф.Р. - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының ИКС РИВЦ белгече;
Әсхәтов Р.С. - район үсемлекләр- не саклау станциясенең баш агрономы.


2 нче комиссия


Нәбиуллин Ф.Р. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе (комиссия рәисе);
Әхмәдиев Э.Р. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең әйдәүче белгече;
Әнвәров И.З. - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге башлыгы;
Нәкыйпов Х.Ф. - «Хезмәт» газетасының авыл хуҗалыгы бүлеге мөхәррире;
Маннапова Г.С. - «Кайтаваз» радиосы директоры;
Нуриев Р.М.- авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең хезмәтне саклау буенча баш инженеры; Рәхимуллин Х.А. - авыл хуҗалыгы промышленносте комплексы хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе;
Галимов И.Ф. - «Россельхозцентр» район бүлеге начальнигы.


Урып-җыю эшләрен һәм җир эшкәртүне контрольгә алу комиссияләренә түбәндәгеләрне йөкләргә:


- урыннарда тикшерү нәтиҗәләре буенча җитәкчеләр, белгечләр, комбайнчылар һәм механизаторлар катнашында йомгак ясарга;
- тикшерү материалларын «Хезмәт» газетасында һәм «Кайтаваз» радиостудиясе радиотапшыруларында киң яктыртырга;
- районның авыл хуҗалыгы предприятиесе җитәкчеләренә комиссияләр эшчәнлегенә булышлык итүне тәкъдим итәргә.


Бу карарның үтәлешен контрольгә алуны үземә калдырам.


Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р.НОТФУЛЛИН


Фото: http://refcenter57.ru/news_arh_2013.php

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250