Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта Мәскәү, Казан депутатлары өй салырга булышырмы (+фоторепортаж)

Чәршәмбе көнне район Советы утырышлар залында өч югарылыктагы депутатлар очрашуы узды.

Балтач район Советы депутатлары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары бергә очрашып, узара хезмәттәшлекне нәтиҗәле дәвам итү юнәлешендә фикерләр алыштылар. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев Законнарны ижат һәм кабул итү мәсьәләләрен яктыртса, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев район җитәкчелеге һәм депутатлар белән һәр юнәлештә тыгыз элемтәдә эшләвен җиткерде. Район башлыгы Рамил Нотфуллин исә, өч яклы килешү төзелгәнче, республика һәм Россия югарылыгында хәл ителергә тиешле кайбер мәсьәләләрне яктыртты.
Дөрестән дә, район башлыгы күтәргән мәсьәләләрнеӊ чишелеше ил, республика күләмендә хәл ителүе кирәк. Рамил Нотфуллин белдерүе буенча кабул итү көннәрендә мөрәҗәгатьләрнеӊ 80 проценттан артыгы торак мәсьәләсенә бәйле. Районда эш урыннары аз дип әйтсәк тә, теләге булган кешегә үзен төрле өлкәләрдә сынарга, шул исәптән үз эшеӊне булдырып, эшмәкәрлек белән шөгельләнергә бернинди тоткарлыклар юк. Ә менә яшь гаиләләргә торак мәсьәләсе иӊ әһәмиятлесе булып кала. Бу юнәлештә ил күләмендә эшли торган программалардан бары авыл хуҗалыгы белән бэйлесе генә безнеӊ җирлеккә кулай. Әмма анысы да ел саен финанслау кимегәч, кысыла бара. Башлангыч чорында районга бу программа аша 70-80 миллион сум субсидия кайткан вакытларны сагынып искә алырга гына калган. Әле 4 ел элек 40 миллионны тәшкил иткән программаны финанаслау бу елда 8 миллион сумга калган. Ә чиратта торучы гаиләләр саны 300гә якын. Нәкъ авыл кешесе өчен эшли торган Программа булдыруда Татарстан Дәүләт Советы һәм Россия Дәүләт Думасы депутатларыныӊ ярдәмен көтәбез, диде район башлыгы Рамил Нотфуллин.

Район Советы депутаты Наил Гыйләҗев үз чыгышында Балтач бистәсенеӊ хәләл индустриаль парк ягында яӊа микрорайонда төзелүче өйләргә табигый газ китертүдә ярдәм сорады. Район җитәкчелеге бу мәсьәләне республика власть органнары алдына куйган, Сездән дә ярдәм комачауламас иде, диде ул. Шулай ук Яӊгул авылы яшьләрен борчыган сораулар да депутатлар алдында күтәрелде. Пластик бортлы хоккей мәйданчыгын кайтартуда РФ Думасы депутаты Марат Бариев ныклап шөгелләнәчәген җиткерде, ә инде клуб төзү буенча район һәм республика җитәкчелеге белән фикерләшеп, аны тизләтүдә уӊай фикергә килербез, дип белдерде.

Соӊыннан Балтач район башлыгы Рамил Нотфуллин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Бариев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Вагыйз Минһаҗев район мәнфәгатьләрен хәл итүдә гаять әһәмиятле булган өч яклы килешүгә кул куйдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250