Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта район Советының егерменче утырышы башланды (+фоторепортаж)

Бу минутларда Балтач мәдәният йортында өченче чакырылыш Балтач район Советының егерменче утырышы бара.

Утырышка район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, район Советының һәм башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, районыбызның Почетлы гражданнары, авыл хуҗалыгы, предприятие, оешма, учреждение җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, мәктәп директорлары, балалар бакчасы  мөдирләре, медицина һәм мәдәният хезмәткәрләре, эчке эшләр бүлегенең участок вәкилләре, җирлекләрдәге  ветераннар һәм хатын-кызлар советы рәисләре,  дин   әһелләре,  авыл  старосталары,  яшьләр лидерлары чакырылды.  

Утырышның көн тәртибендә “Балтач муниципаль районының 2017 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре  һәм 2018 елга бурычлар турында”гы мәсьәлә тикшерелә.  Әлеге көн тәртибе буенча Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин чыгыш ясый.  

Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов, дәүләт органнары вәкилләре катнаша. Утырышка кадәр дәрәҗәле кунаклар үткән ел ишекләрен ачкан Чапшар күп функцияле үзәге, капиталь ремонттан соң яңарган мәктәптән тыш тәрбия бирү үзәге белән таныштылар, мәдәният йортының икенче катында урнашкан күргәзмәне зур кызыксыну белән карадылар.    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы