Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта Россия Думасы депутаты Марат Бариев призына хоккей ярышлары узды (фото)

Чутайда тарихка кереп калырлык хоккей ярышлары узды.

Тырыштылар, тырмаштылар, төн йокыларын йокламыйча, бозларын саклап калып, авылдашлары Россия Думасы депутаты Марат Бариев призына ярыш оештырдылар. Март аеның уртасында ярыш уздырдык дигәнгә әле ышанмаучылар да табылды. Менә дигән, һәркемнең күңеленә кереп калырлык ярышлар булды ул.
Ярышларга килгән командалар бозда кәшәкә суккан арада, карарга килгән авыл халкы, чыңлап торган коймактан, шашлыктан авыз итте. Район лидерлары булып барган карадуганлыларның смәеллеләргә 0:1 исәбенә отылып төшеп калуын алдан берәү дә фаразлый алмады. Боз хуҗаларына да "авыр" команда туры килде. Балтачлыларга 0:4 исәбенә җиңелеп куйдылар. Хәер, сәбәпләре дә бар, яхшы ике уенчылары республика ярышларына киткән иде шул. Быелгы турнирның Кубогы Смәелгә китте. Алар моңа түнтәрлеләрне 4:1, балтачлыларны 4:0 исәбенә отып ирештеләр. Икенче урынга Балтач мәктәбе, өченче урынга Түнтәр уенчылары лаек булды.
Турнирның иң яхшы уенчылары да билгеләнде. Алар Смәелдән Рәмис Һадиев, Балтачтан Самат Камалетдинов, Чутайдан Фариз Мөхәммәтҗанов, махсус бүләкләргә лаек булдылар. Шундый ук бүләк Смәелдән тренер Рәшит Нәҗметдиновка да тапшырылды. Кыскасы яшь хоккейчылар бик шатланып, Марат Мансуровичка ,"Кызыл юл" җәмгыяте рәисе Фердинанд Хәйруллинга, мәктәп, мәдәният йорты коллективларына олы рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250