Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта сессия башланды

Әлеге сәгатьләрдә Балтачта алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының тугызынчы утырышы бара.

Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып бара. Беренче көн тәртибе буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” кысаларында башкарган эшләр хакында сөйләде.

Балаларның җәйге ялы хакында район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Шагаева чыгыш ясады.

Алия Юнысовна шулай ук район башлыгының "Мәгариф оешмасының иң яхшы җитәкчесе" грантын алуга конкурс үткәрү нигезләмәсен һәм тәртибен раслау турында да аңлатып узды.


Балтач район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтшина "Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Мактаулы гражданы" исемен бирү турында чыгыш ясады.

Быел әлеге исемгә табиб Наил Зарипов, спорт остасы һәм хезмәт ветераны Рафис Насыйбулиин, район хатын-кызлар советы рәисе Фирая Хәкимҗанова лаек булачак.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы сессия