Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта шәһәр Советының яңа составын сайладылар

Балтач шәһәр җирлеге Советының өченче чакырылыш беренче утырышы булды. Анда икенче чакырылышта депутат булганнар һәм яңа сайланган депутатлардан тыш җирлектәге предприятие, оешма җитәкчеләре катнашты.

13нче сентябрь җирлектәге 4 округта узган сайлау нәтиҗәләрен караганнан соң, депутатлар шәһәр җирлеге башлыгын һәм Балтач район Советына вәкил сайладылар. Яшерен тавыш бирү юлы белән башлык итеп бертавыштан Рамил Рәшит улы Нотфуллин сайланды.
Ул үзенә кабат мәртәбә ышаныч күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдереп, шәһәр халкының социаль-көнкүрешен яхшырту юнәлешендә киләчәктә дә актив эш оештырырга ышандырып чыгыш ясады. Утырышта шәһәр җирлеге башлыгының урынбасары да сайланды, ул Фиалка Альберт кызы Закирова. Озак еллар шушы поста эшләгән Нурия Равил кызы Зарипованы намуслы хезмәте өчен зур рәхмәт белдереп лаеклы ялга озаттылар, истәлекле бүләк һәм муниципаль район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.
Утырышта Балтач шәһәр җирлеге Советы даими комиссияләренең яңартылган составы расланды. Контракт срогы чыгып, вәкаләтләре бетү сәбәпле, Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде, аны үткәрү өчен комиссия членнары расланды.
Фиалка Закирова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250