Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Балтачта үтәчәк район Советы утырышының көне билгеләнде

Бүген, 22 май көнне Балтач район Советының кече утырышлар залында район Советы президиум утырышы булды.

Анда чираттагы район Советы утырышына тәкъдим ителә торган көн тәртипләре каралды. Мәсьәләләр тикшерелеп, каралганнан соң, район Советы утырышын 27 май көнне, Балтач бистәсендә сәгать 9да чакыру турында карар кабул ителде.
Анда түбәндәге көн тәртипләре каралачак:
1. Балтач муниципаль районының 2014-нче елга кабул ителгән бюджетның 3 айлык үтәлеше турында. Докладчы Рафис Ильясов - район финанс-бюджет палатасы рәисе, район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары.
2. Балтач муниципаль районы территориясендә милләтара һәм дини конфессияләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең торышы һәм иҗтимагый иминлекне тәэмин итү . Төп чыгыш ясаучылар: Рамил Шакиров - Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе, Равил Таҗетдинов - Балтач район эчке эшләр булеге начальнигы.
3. Балтач муниципаль районының «Мактаулы гражданы» исемен бирү турында. Докладчы: Рамил Шакиров - Балтач район башкарма комитеты җитәкчесе.
Фото: http://www.admtroitsk.ru/index.aspx?menuid=101&submenuid=0&oid=46952

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250