Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Бүген Балтач Бөтендөнья татар конгрессыннан хөрмәтле вәкилләр кабул итте (+фото)

Татарстан Республикасында 9-11 март көннәрендә VI Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены үтә. Шул уңайдан авыл җирлекләрендә тормыш алып баручы авыл эшмәкәрләренең эшчәнлекләре белән танышу максатыннан, районыбызга да Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре килде.

Аларны районыбыз белән таныштыру максатыннан, район үзәгендәге һәм авыл җирлекләрендә үз бизнесларын булдырган, товар һәм продукция җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә ирешкән, уңышлы гына эшләп килүче эшмәкәрләрнең хуҗалыкларына экскурсияләр оештырыла.
Конгресс вәкилләренең бер өлеше районыбызга аяк басуга ук шәхси эшмәкәр Илдар Галиуллин оешмасы белән якыннан танышты. Биредә алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җавап алып, берничә юнәлештә уңышлы гына эшләп килүнең серен дә ачыклады. Конгресс вәкилләре күпкырлы эшмәкәрнең кайчан һәм ничек эшли башлап шундый югары үрләргә ирешүе белән дә танышты, бизнесның киләчәктә дә гөрләп эшләвен теләсәң, нинди алымнар кулланып,аны җәелдереп булганы белән дә танышты.
Ә калган очрашулар турында сез алдагы сәгатьләрдә сайтыбыздан таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250