Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

"Бик "аппетитный" күренә, яхшы әзерләнгән" дип бәя бирде конгресс вәкилләре

Конгресс вәкилләренең бер өлешен районыбызга аяк басу белән шәхси эшмәкәр "Водстрой" ширкәте хуҗасы Рифат Закиров кабул итте.

Алар биредә Рифат әфәнденең тормыш иптәше Рәмзия Закированың крестья фермер хуҗалыгында булдылар. Конгресс вәкилләре күпкырлы эшмәкәргә үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр, җитештерү эшчәнлеге белән таныштылар.
Янәшәдә кардада йөрүче атлар, мөгезле эре терлек, сарыкларны үстерү турында да кызыксындылар. Ит җитештерү цехында булдылар. Күргәзмә - ярминкәдән каклаган каз, казылык, ысланган ит, колбасалар сатып алып, эшмәкәр Закирова кассасына табыш та керттеләр.
Каклаган казларыбызны бигрәк тә Ульян, Пермь, Самара төбәкләреннән килгән милләтәшләребез сатып алды. Бик "аппетитный" күренә, яхшы әзерләнгән дип, бәя дә, бирделәр алар.

baltasi_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250