Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Бу сәгатьләрдә өченче чакырылыш Балтач район Советының XXI утырышы бара

Район башлыгы Рамил Нотфуллин кыска вакытлы ялда булу сәбәпле, утырышны аның урынбасары Наил Сабирҗанов алып бара.

Көн тәртибендә түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1.Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2017 елдагы эшчәнлеге турында Рамил Шакиров чыгыш ясаячак.

2. Балтач муниципаль районының 2017 елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) район финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясовның чыгышы тыңланды.

3. Балтач муниципаль районы контроль-хисап палатасы рәисенең 2017 елдагы эшчәнлеге турында отчет белән Равил Кәримов таныштырачак.

4. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2017 елгы эшчәнлекләре буенча мониторинг нәтиҗәләренә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов бәя бирәчәк.

5. Балтач муниципаль районында төзелешләрне проектлау буенча җирле нормативларны раслау турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Борһанов чыгыш ясаячак.

6. Район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2017 елдагы эшчәнлеге һәм 2018 елга бурычлары турында Рөстәм Заһидуллин доклад сөйләячәк.

7. Район башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләрнең гомуми санына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының гомуми оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия