Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Бурычларын иң яхшы үтәгән муниципаль берәмлекләр билгеләнәчәк

Республикада 2019 елныӊ 1 апреленнән чистарту, төзекләндерү буенча икеайлык башланачак.

Урыннарда бу мөһим мәсьәләгә әзерлекне барлау йөзеннән Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы киӊәшмәләр уздыра башлады. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары – әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә ТР Баш дәүләт инспекторы Фаяз Шакиров республиканыӊ төньягында урнашкан муниципаль районнарының әзерлеген карады. Мондый киӊәшмә Балтач районы җирлегендә уздырылды. Анда Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Саба, Теләче районы җаваплы хезмәткәрләре катнашты.

Чара кысаларында ведомство карамагындагы территорияләрне санитария ягыннан чистарту, икеайлыкны үткәрү буенча эшләрне координацияләү өчен оператив штаблар булдыру, калдыкларны рөхсәт ителмәгән урыннарга урнаштыруга мониторинг ясау һәм мондый урыннарны юкка чыгару планын раслау мәсьәләләре каралды. Җәй башына кадәр республика территориясе халыкның экология һәм санитария-эпидемиология иминлеге таләпләренә җавап бирердәй хәлгә китерелергә тиеш, дип билгеләп үтте Фаяз Шакиров. Икеайлык йомгаклары буенча үзләренең алдына куелган бурычларын иң яхшы үтәгән муниципаль берәмлекләр билгеләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чисталык икеайлыгы