Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Дамир Фаттахов Балтачка эшлекле визит белән килде (+фоторепортаж)

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов ведомство эшенең юнәлешләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, аеруча заманча яшьләр мохитен булдыру әһәмиятле.

7 май көнне Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов Балтачка эшлекле визит белән килде. Бу аның безнең районга беренче визиты. Район башлыгы Рамил Нотфуллин белән бергә визит кысаларында министр «Хыял» яшьләр үзәгендә, «Романтик» ял лагерендә, “Факел” яшүсмерләр клубында булды. “Факел” клубында узган түгәрәк өстәл артында яшьләр оешмалары хезмәткәрләре үзләрен борчыган һәм кызыксындырган сорауларга җаваплар алды. Яшьләр оешмаларының һәм клуб-үзәк эшчәнлекләре белән район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин таныштырды. Мәгариф ветераны, берничә китап авторы Ленура Сафина исә министрны элекке чорларда ук әлеге юнәлештә башкарган эшләр, аларның район тарихында чагылышы белән таныштырып, үзенең  “Балтачның балкышлы яшьлеге” дигән китабын бүләк итте.

Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фаттахов ведомство эшенең юнәлешләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, аеруча заманча яшьләр мохитен булдыру әһәмиятле. «Татарстан сыйфатлы мохит булдыруда нәтиҗәле адым ясады инде. Яңартылган мәдәният йортлары, яшьләр үзәкләре, яшүсмерләр клублары булдырылды, алар башкала объектларыннан ким түгел. Иҗтимагый киңлекләрне үстерү программасы кысаларында бөтен республикада ике йөздән артык парк һәм сквер ачылды. Әлеге мәйданчыклар иҗади һәм белем бирү максатыннан файдаланыла», – диде ТР Яшьләр эшләре министрлыгы башлыгы.

Очрашуның төп максаты –  яшьләр белән аралашу. Аларның киләчәккә максатларын, эш планнарын ишетү иде. Җылы һәм ихлас очрашу вакытында мин боларның барысын да белдем. Киләчәктә теләктәшлектә эшләргә язсын, диде министр саубуллашкан чагында.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр