Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Энгель ФӘТТАХОВ: "Район үзенең татарлыгын югалта бара, бу сезне бизәми" (+фоторепортаж, видео)

17 февраль көнне Балтач мәдәният йортында өченче чакырылыш район Советының уникенче утырышы булды. Утырышта депутатлар, җирлек, хуҗалык, оешма-предприятие, җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, активистлар катнашты.

"Муниципаль район советының 2016 елгы эшчәнлеге, социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлар турында" доклад белән район башлыгы Рамил Нотфуллин чыгыш ясады. Докладта район тормышының, яшәешенең бер генә тармагы, бер генә өлкәсе дә читтә калмаган һәм ул үзтәнкыйть рухына корылган иде. Аңарда уңышларга караганда, әлегә эшләнеп бетмәгән, быел ныклап акцент ясалырга тиешле өлкә-юнәлешләргә, бүген уңышлары республикада данлыклы тармакларда да резервларны барлауга күбрәк урын бирелгән һәм быелга дигән бурычлар ачык, конкрет билгеләнгән иде. "Әле без үзебезне-үзебез тәнкыйтьләргә сәләтле, тәнкыйтьләүдән курыкмыйбыз икән, димәк, киләчәккә өметләнә алабыз", - диде азактан сүз алып, депутат, ветеран җитәкче Сәйдәш абый Исрафилов. Фикер алышуларда катнашкан "Кызыл юл" хуҗалыгы җитәкчесе Фердинанд Хәйруллин, Пыжмара авыл җирлеге җитәкчесе Рафил Җәләев, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Зәкиеваларның чыгышы да шул рухта дәвам итте.

Сессия эшендә ТР Премьер-министры урынбасары, Фән һәм мәгариф министры Э.Н.Фәттахов, Татарстан Югары Советы Рәисе урынбасары Р.А.Ратникова, ТР Икътисад министры урынбасары Б.Н.Хаҗиәхмәтовлар катнашты һәм чыгыш ясады.
Энгель ФӘТТАХОВ:
- Мин сезнең районның эшчәнлеген Актанышта эшләгән елларымнан ук сокланып күзәтәм. Ничә еллар инде сез авыл хуҗалыгы өлкәсендә республикада чын лидер. Бу юнәлештә куйган хезмәтләрегез алдында баш ияргә кирәк. Мәгариф өлкәсендәге уңышларыгыз да шул биеклеккә җитсә иде. Рейтингтагы урыныгыз әлегә канәгатьләнерлек түгел. Бүген мәгарифне яңа дәрәҗәгә күтәрү ул - заман ихтыяҗы. Район үзәгендә татарлыгыгызны да югалта барасыз, бу да сезне бизәми.

Бу көнне Нормадагы лицей язмышы, кече авыллардагы башлангыч мәктәпләрнең торышы, авыллардагы башка мөһим, кирәкле объектлар, күпсанлы башка проблемалар турында фикерләр, тәкъдимнәр әйтелде. Карар проектын нәкъ әнә шул өстәмәләр, төзәтмәләр белән кабул итәргә дип килештеләр.

Азактан бер төркем хезмәт алдынгыларына хөкүмәт бүләкләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250