Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Эльмира Зарипова эшлекле визиты вакытында Чепья авылында да булды (+фоторепортаж)

Балтач муниципаль районына эш визиты белән Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Әмировна Зарипова килде.

Аны район башлыгы Рамил Нотфуллин, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илһам Гайнетдинов, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина каршы алды. 
Эльмира Әмировна район Советының кече утырышлар залында шәхси сораулары буенча халыкны кабул итте, алар белән аралашып сорауларына җавап бирде. 
Гражданнарны кабул итү тәмамланганнан соң район социаль яклау бүлегенең һәм "Наз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге коллективы белән якыннанрак танышу максатыннан, әлеге оешмаларда булды. Министрның эшлекле сәфәренең икенче өлеше Чепья авылында үтте. Биредә Эльмира Зарипова "Халыклар дуслыгы" музеенда булды. Бөек Ватан сугышы ветераны, шушы музейга нигез салып һәм аны 53 ел дәвамында җитәкләп килүче директоры Гарифҗан Галиев белән танышып, аралашып, аның зур һәм мактаулы хезмәтенә карата олы хөрмәтен белдерде. Музейның истәлекләр китабына үзенең теләкләрен язып калдырды.Алга таба юлын дәвам итеп, Эльмира Әмировна Чепьяда урнашкан “Наз” тернәкләндерү бүлегендә булды. Биредәге эшчәнлек белән танышып чыкканнан соң үзенең фикер-тәкъдимнәрен белдерде, район җитәкчелегенә киңәшләрен бирде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: министр