Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Эшләми торган атна, кредит каникуллары, балалы гаиләләргә һәм эшсезләргә ярдәм турында, Владимир Путин мөрәҗәгатеннән

Коронавирус инфекциясенә бәйле вазгыять уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин халыкка махсус мөрәҗәгать белән чыкты. Ул түбәндәге мәсьәләләрне күтәрде.

Бер атна ял

Ул 28 марттан 5 апрельгә кадәрге эш атнасын ял итеп игълан итте. Өйдә булган көннәр өчен хезмәт хакы түләнәчәк. Шул ук вакытта әлеге яңалык кайбер оешмаларга кагылмаячак.

– Медицина учреждениеләре, даруханәләр, кибетләр, финанс исәпләүләрен башкаручы банклар, транспорт, бөтен дәрәҗәдәге хөкүмәт органнары эшләүләрен дәвам итәчәк, – дип мөрәҗәгать итте Президент. – Бу миңа кагылмас әле, дип уйламагыз. Бу һәр кешегә кагылырга мөмкин. Күп кенә Көнчыгыш һәм Европа илләрендәге вазгыять бездә дә булырга мөмкин. Бөтен күрсәтмәләрне дә һичшиксез үтәргә кирәк. Үзеңне һәм якыннарыңны сакларга кирәк. хәзерге вакытта иң ышанычлысы – өйдә тору.

Табиблар сүзенә аеруча игътибарлы булырга кирәк

Владимир Путин махсус мөрәҗәгетендә медицина хезмәткәрләренә рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм кешеләргә аеруча игътибарлы булырга сорады.
– Табиблар, шәфкать туташлары, хастаханә, сырхауханә, “Ашыгыч ярдәм” хезмәткәрләре, галимнәр, сез хәзер илне саклауда алдынгы рәтләрдә торасыз. Хезмәтегез өчен рәхмәт сезгә. Кешеләргә табиблар биргән киңәшләргә аеруча игътибарлы булырга өндим. Аннан хәзер күп нәрсә тора. Бу аеруча өлкәннәргә һәм хроник авырулары булганнарга карый. Хәзер бөтен кеше алдында авыруны таратмау бурычы тора, – диде ул.

Тавыш бирү кичектерелә

Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча тавыш бирү кичектерелә. Әлегә аның төгәл вакыты билгеле түгел.

– Безнең өчен халыкның сәламәтлеге, куркынычсызлыгы һәм тормышы беренче урында тора. Шуңа күрә тавыш бирүне соңрак вакытка күчерергә кирәк дип саныйм. Төбәкләрдәге һәм тулаем ил буенча вазгыятьнең ничек торуын бәялибез, бары тик табиблар, белгечләр фикерләрен тыңлап кына, тавыш бирү көне турында карар кабул итәчәкбез, – диде Владимир Путин.

Түләүләр автомат

Алдагы алты айда алыначак барлык социаль түләүләр һәм ташламалар автомат рәвештә озынайтыла. Ягъни тиешле органнарга белешмәләр алып килергә кирәк булмаячак. Мәсәлән, әгәр гаиләнең торак-коммуналь хезмәтләр өчен ташламалары бар икән, моның өчен керемнәре турында белешмә тапшырырга кирәк булмаячак. Ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан бер тапкыр бирелә торган түләүләр исә май бәйрәмнәренә кадәр, ягъни апрельдә ук биреләчәк. Балалы гаиләләргә ярдәм
Балалы гаиләләргә күрсәтелә торган ярдәм чаралары да арттырыла. Апрельдән башлап, ана капиталы алырга хокукы булган гаиләләргә алдагы өч айда 5 мең өстәп түләнә башлаячак.

– Балалы гаиләләргә ярдәм итәргә кирәк. Алдагы өч айда, апрельдән башлап, ана капиталы алу хокукы булганнарга, 3 яшькә кадәрге балаларның һәрберсе өчен өстәмә бишәр мең сум акча түләргә тәкъдим итәм. Мондый ярдәм балалар бакчасына йөрүче сабыйлары булган, больничныйда яки бала тәрбияләү буенча ялда булганнарга аеруча мөһим, – диде ул.

3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалары булган, яшәү минимумыннан азрак керемгә ия булган гаиләләр июльдән өстәмә түләүләр ала башларга тиеш иде. Хәзер алар әлеге ярдәмне июньдә алачаклар. Илбашлыгы моның өчен тиешле чаралар күрергә кирәклеген әйтте.

“Больничный” түләүләре һәм эшсезлек пособиесе

Россия Президенты Владимир Путин “больничный” түләвен аена хезмәткә түләүнең 1 минималь күләменнән кимрәк булмаган күләмдә түләргә тәкъдим итте.
– Хәзер “больничный”лар хезмәткәрнең стажы һәм эш хакыннан чыгып исәпләнелә. Нәтиҗәдә хезмәткәрләр, иң элек яшьләр, хезмәткә вакытлыча яраксызлык кәгазе буенча чиктән тыш аз акча алырга мөмкин. Бу – гадел түгел. “Больничный” буенча түләү нормасын билгеләргә тәкъдим итәм. Ул аена бер МРОТтан ким булмаган күләмдә исәпләнелергә тиеш. Мондый норма ел азагына кадәр гамәлдә булачак”, – диде Путин.

Президент эш бирүчеләрне эшсезлек артуга юл куймаска һәм килеп туган катлаулы вазгыятьтә үз хезмәткәрләренә ярдәм итәргә чакырды. Ул моңа бәйле рәвештә эшсезлек буенча пособиене 12 130 сумга, ягъни бер МРОТ күләменә җиткерергә тәкъдим итте. Әлегә эшсезлек буенча пособиенең максималь күләме аена 8 мең сум тәшкил итә.

Хезмәт базарында тотрыклыкны тәэмин итәргә кирәк. Дәүләт моңа ярдәм итәчәк, дип белдерде Президент.

Кредитлар буенча

Тагын бер мөһим мәсьәлә – кредитлар. Владимир Путин әйтүенчә, кулланучылар һәм ипотека кредитлары өчен каникуллар кертелә. Мәсәлән, әгәр кешенең айлык кереме кинәт кимесә (30 проценттан күбрәк), ул бурычын вакытлыча туктатып тора ала. Банк моның өчен штрафлар да алырга тиеш булмаячак. Шундый ук чаралар шәхси эшмәкәрләргә дә карала.

Кече һәм урта бизнес компанияләренә алдагы алты айда, НДСтан кала башка салымнарны кичектереп тору мөмкинлеге бирелә. Ә микрооешмалар өчен әлеге ярдәмнән тыш, социаль фондларга иминият кертемнәрен кичектереп тору да карала.

– Авыр хәлдә калган оешмаларны бөлгенлектән саклап калырга кирәк. Шул уңайдан банкротлыкка чыгу һәм бурычлар, штрафлар алу турында гариза тапшырыр өчен алты айга мораторий бирә, – диде Путин.

Азайтылган ставка

Оешмаларга иминият кертемнәрен ике тапкырга (30 проценттан 15 процентка) киметергә тәкъдим ителде. Азайтылган ставка МРОТ тан арткан хезмәт хакларына кагыла. Әгәр хезмәт хакы МРОТ дәрәҗәсендә яки түбәнрәк булса, ставка шул ук, ягъни 30 процент кала. Владимир Путин әйтүенчә, әлеге ставка берничә айга түгел, ә бөтенләйгә кертелә. Бу исә эш бирүчеләргә үз хезмәткәрләренә хезмәт хакын арттыру бурычын куя.

13 процент салым каралган

Банк кертемнәре яки кыйммәтле кәгазьләр инвестицияләре 1 миллионнан артык киткән кешеләргә 13 процент күләмендә өстәмә салым кертелә.
– Кабатлап әйтәм, салым банкка салынган акчаның үзенә түгел, ә шул акчалардан алына торган процентына гына салына, – дип ассызыклады Владимир Путин.

Ватаным Татарстан

Фото: kremlin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Путин Путин белән очрашу