Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Хезмәтне саклау буенча координацион советта (фото)

Район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион советның чираттагы утырышы булды. Көн тәртибендә бер мәсьәлә - «Сорнай» хуҗалыгының бәрәңге басуында була язган бәхетсезлек очрагын тикшерү.

Хуҗалыкка бәрәңге алышырга чыккан мәктәпнең югары классында укучы яшүсмер малай уйнап-шаярып йөргәндә, трактор арбасы астында кала яза. Бәхетле очрак белән генә аның сәламәтлегенә зыян килми. Утырышта балаларның басуда эшләгәндәге иминлеген кайгыртуга җаваплы итеп куелган хуҗалык белгече һәм мәктәптән укытучының үз эшенә җитәрлек кадәр җаваплы карамавы искәртелде. Аларның прокуратура тарафыннан штрафка тартылу мөмкинлеге күрсәтелде.
Әлеге вакыйга уңаеннан район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе - хуҗалыклар җитәкчеләренә, мәгариф идарәсе - мәктәп директорларына әлеге совет утырышы нәтиҗәләре белән махсус хатлар юлларга тиеш дип табылды.
Авыл хуҗалыгында үстерелгән уңышны җыйнап алганда, бигрәк тә бәрәңге алу вакытында, мәктәпләрнең ярдәме сизелерлек һәм моннан аларның үзләренә дә күпмедер файда бар. Мәктәп ашханәләре бәрәңге белән тәэмин ителә, укучыларга хезмәт тәрбиясе бирүнең дә бер төре булып тора, чөнки үзләре эшләп, әти-әниләренә акча алып кайтып бирәләр.
Әмма мәктәпләрдән ярдәм алынган икән, һәр ике як та законның бөтен таләпләрен дә төгәл үтәргә тиеш. Ярдәмне башка җирләрдән эзләсәң тагын да яхшы. Теләгән хуҗалыкларга ике арада килешү төзеп, сезонлы эшләр өчен без кешеләр җибәрә алабыз, - ди мәшгульлек үзәге җитәкчесе Зиннур Зәйнуллин. «Сорнай»да 6 кеше шулай бәрәңге алышырга чыккан. Аларга үзәктә исәптә торган өчен айлык түләүдән тыш, айга 2100 өстәлә һәм эшләгәннәренә карап тагын хуҗалык та түли.
Утырышта прокуратурадан да, мәгарифтән, профсоюзлардан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән вәкилләр катнашы. Аны координацион совет рәисе, район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин алып барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250