Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Илдар Халиков: «Балтач районы авыл хуҗалыгы күрсәткечләре буенча күп өлкәдә беренче урыннарны алып, башка районнарга үрнәк булып тора».

Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның район Советының соңгы утырышында сөйләгән чыгышыннан.

Районыбыз хуҗалыкларының узган отчет елында башкарган эшләре тулаем алганда уңышлы булды. Игенчеләр 124 мең тоннага якын икмәк (район буенча уртача уңыш гектарыннан 38,7 центнер тәшкил итте, бу республикада иң зур күрсәткеч.), 6 мең 500 тоннага якын бәрәңге җитештерә алдылар, һәр шартлы терлеккә 30 центнерга якын азык берәмлеге күләмендә азык хәзерләнде. Бер үк шартларда эшләп тә, игенчелектә җирдән файдалану күрсәткечләре бик чуар.
Игенчелектән мул уңыш алып кына авыл хуҗалыгының башка тармакларын үстереп була. Әле тагын да зуррак уңыш алырга мөмкинлегебез бар.
Без республикада терлекчелек иң интенсив үсеш алган районнарның берсе. Малны болай да күп асрыйбыз. Шуңа да карамастан, терлекләрнең баш санын тагын да узган елдан арттыра алдык.
2014нче елда 60 мең 523 тонна сөт җитештерелде, бу 2013 нче ел белән чагыштырганда 3474 тоннага артыграк. Бер сыердан 6106 килограмм сөт савылды. Бу җитештергән продукцияләрне авыл хуҗалыгы җирләренең һәр 100 гектарына бүлеп карасак, 806 центнер сөт һәм 85 центнер ит туры килә.
Район хуҗалыкларында 2014нче ел сату бәяләре белән 2 млрд. 761 млн. сумлык продукция җитештерелде, 2013 ел белән чагыштырганда 37 процентка күбрәк. 2014нче елда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм төрле хезмәт күрсәтүләрдән хуҗалык кассаларына барлыгы 1 млрд. 713 млн. 182 мең сум, 2013 елдагыдан 21процентка күбрәк акча керде.
Хуҗалыклар тарафыннан отчет елында барлыгы 164 млн. 890 мең сумлык яңа техника һәм агрегат алынды, терлекчелек биналарына 124 млн. сумнан артыграк күләмдә реконструкция ясалды һәм җиһазландырылды.
Авыл хуҗалыгы тармагында барлыгы 2600 кеше эш белән тәэмин ителгән. Уртача хезмәт хакы 16 мең 228 сум. 2013 ел белән чагыштырганда үсеш - 28 процент. Тулаем алганда хезмәт хакында үсеш бар шикелле булса да, хуҗалыкларга таркатсаң бу сан 14 мең сумнан 18 мең сумга кадәр уйный. Икътисадый үсеш, төп социаль бурычларны хәл итүне - хезмәт хакы һәм халыкның керемнәре үсүне тәэмин итәргә тиеш. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәтенә түләүне яхшырту эше быел да эзлекле дәвам ителергә тиеш.
Болар җитештерүне киметмичә, хезмәт җитештерүчәнлеген арттырып, тотрыклы үсеш тәэмин итү, иң мөһиме - терлекчелекне саклап калу, терлек санын киметмәү кебек мөһим чараларны тормышка ашыру белән хәл ителә. Бүген безнең алда авыл хужалыгы өлкәсендә югары нәтиҗәле производство булдыру, игенчелектә барлык агротехник чараларны да үз вакытында, җиренә җиткереп эшләүне тәэмин итү, алынган югары җитештерүчән җиһазлар һәм техникаларны эффектив куллану, яңача җиһазландырылган терлекчелек комплексларында технологияне тиешле югарылыкта башкару, республика булышлыгы белән булдырылган яңа мелиорация системаларын нәтиҗәле файдалану тора.
Кертелгән инвестицияләр эшләргә тиеш, заманча техника һәм җиһазларны максималь җитештерүчән эшкә җигәргә, нәтиҗәле кулланырга кирәк.
Районыбыз өчен традицион булган бәрәңге игү мәйданнарын, вакытлы каршылыкларга сылтау итеп, соңгы елларда өч тапкырга киметтек. Заманында бу юнәлештә әйбәт кенә эшләп килгән хуҗалыкларда да бүген хәтта бер гектар да бәрәңге үстермиләр. Әйе, бәрәңге культурасы шактый чыгымнар сорый, сатып алучылар сыйфат ягына таләпләрен арттырды. Шул ук вакытта барлык агротехник чаралар да үз вакытында, җиренә җиткереп эшләнгән, игү технологиясе таләпләре үтәлгән очракта бәрәңге бүгенге көндә югары рентабельле культура һәм хуҗалык кассасына шактый гына акча кертергә, хуҗалыкның финанс хәлен тотрыклы тотуда булышлык итәргә сәләтле. Бу юнәлешне үстерүгә хөкүмәт тарафыннан шактый гына финанс ярдәме дә каралган. Безнең бурыч - районыбызда традицион булган бәрәңге игү мәйданнарын кире торгызып, алдан планлаштырылган гектарларга җиткерү. Бүген җитәрлек күләмдә орлык булдыруны кайгыртырга кирәк. Бу мәсьәлә район авыл хуҗалыгы идарәсенең даими контролендә булырга тиеш.
Берничә сүз шәхси ярдәмчел хуҗалыклар турында: шәхси хуҗалыкларда 31712 тонна сөт җитештерелеп, 16200 тонна сөт сатылды, 11783 тонна ит җитештерелеп, 6000 тонна ит сатылды. 2014нче елда шәхси хуҗалыкларда 1 млрд. 722 млн. сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелде. Бу районда җитештерелгән барлык продукциянең 19,6 процентын тәшкил итә. Менә бит халыкка никадәр өстәмә керемнәр, эш урыннары дигән сүз.
Шул сәбәпле әлеге юнәлеш безнең тарафтан тагын да зуррак игьтибар таләп итә. Чөнки авыл җирендә бушаган хезмәт көчләрен эш белән тәэмин итү юлларының берсе - шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны үстерү. Әлбәттә, бу юнәлештә күпмедер эш башкарыла. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларны шактый күләмдә терлек азыгы белән тәэмин итә. Узган ел шәхси хуҗалыкларга авыл хуҗалыгы предприятиеләре 13 мең тонна ашлык, 15 мең тонна печән, 10 мең тоннадан артык салам бирделәр. Бүген авыл халкыннан җыелган сөт продукциясенең шактый өлеше күмәк хуҗалыклар аша эшкәртелеп сатыла. Нәтиҗәдә, сатылган продукциянең сыйфаты яхшырды, халыкка керә торган акча күләме артты. Шәхси хуҗалыклар дәүләткә саткан сөтнең бер килограммының уртача бәясе 2013нче елда нибары 14 сум 98 тиен булса, 2014нче елда ул 17 сум 42 тиенгә җитте. Һәр килограмм сөт өчен 2 сум 44 тиен аз өстәмә түгел.
Ит продукциясенең сыйфатын арттыру, урнаштыруны җиңеләйтү максатыннан, Балтачта Закирова крестьян-фермерлык хуҗалыгы базасында терлек сую цехы булдырылды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының карары нигезендә, шәхси хуҗалыкларга һәр савым сыерны асрау өчен 2 мең сум күләмендә субсидия бирелде. Район буенча бу ярдәм барлыгы 10 млн. 382 мең сум тәшкил итте.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250