Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Ирешелгән уңышларның башлангычы яки бүген районда узган конференция турында (+фоторепортаж)

Бүген район советының утырышлар залында “Бердәм Рәсәй“ Бөтенрәсәй сәяси партиясенең Балтач җирле бүлегенең XXVII нче конференциясе булып узды.

Конференцияне партиянең җирле бүлек җитәкчесе секретаре урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров алып барды, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары һәм “Бердәм Рәссәй” партиясе, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Бердәм Рәссәй” фракциясе әгъзасы Римма Ратникова, һәм партиянең Балтачтагы җирле бүлек секретаре урынбасары Наил Сабирҗанов чыгышлары тыңланды. Конференция эшендә 61 делегат һәм партия тарафдарлары катнашты.Көн темасында “Бердәм Рәсәй” партиясе җирле Балтач бүлегенең алга куелган бурычлары, бүлектәге үзгәрешләр (состав яңару), партиянең Татарстан региональ бүлеге конференциясенә делегатлар сайлау кебек мәсьәләләр каралды.

Наил Сабирҗанов үзенең чыгышында республика программалары нигезендә районда барган үзгәрешләрнең, яңартуларның һәммәсендә дә “Бердәм Рәсәй” партиясенең өлеше зур булуы хакында белдерде. “Аз керемле балаларга һәр елны партия тарафыннан уку кирәк-яраклары өләшенә, бу игелекле гамәлгә дә партиянең, аның әгъзаларының һәм дә тарафдарларының зур ярдәме салынган, – ди ул.

– 2013 ел белән 2017 ел арасында төзелгән 2 балалар бакчасы, 4 мәдәният йорты, 10 ФАП, 15 универсаль спорт мәйданчыклары, үзәктәге ике парк, әле тагын күпме капиталь ремонт эшләре, бассейн төзелеше һ.б. – болар “Бердәм Рәсәй” партиясе кабул иткән карарлар буенча башкарылган эшләр, һәм дә ирешелгән уңышларның башлангычы.”

Шул ук вакытта яшьләр белән эшләнеп бетмәгән якларны да исәпкә алды. Мәсәлән, соңгы елларда 204 яшь гаилә корылган булган, инде шуның 50 се таркалырга өлгергән. “Яшьләргә гаилә кыйммәтләре, бурычлары турында ныграк төшендерәсе бар әле”, диде ул. Шунда ук районда 33 сайлау участогы була торып, партиянең башлангыч бүлекчәләренең әлегә 21 генә булуын да әйтеп узды.

Римма Ратникова исә 61 делегатның гына аз булуын белдерде, сафларны арттырырга өндәде. Киләсе елның мартында булачак РФ Президенты сайлауларына да тукталды. Һәм дә “Бердәм Рәсәй” партиясенең 26 проект нигезендә эш алып баруын ассызыклап үтте, районыбызны да үз җирлегебездә тормышка ашырып булырдай проектларны кабул итүгә чакырды. Мәсәлән, Республика клиник хастаханәсе белән берлектә гамәлгә ашырылучы “Сәламәт балалар” проекты хәйран өстенлекле булып чыккан, хөрмәтле кунагыбыз Балтач җирлегендә аңарга ихтыяҗ бар дип уйлый. “Халыкның ышанычын аклау, аларны яклау, һәрдаим очрашулар уздырып, аралашып тору, проблемаларын хәл итү – алдагы сайлауларга дөрес юнәлештә этәргеч бирә”, дип төгәлләде Римма Ратникова үзенең һәрвакыттагыча җентекле, нигезле чыгышын.

Соңыннан, декабрь ахырларында көтелгән мәртәбәле конференциягә делегатлар булып район башлыгы, “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясенең Балтач җирле бүлеге секретаре Рамил Нотфуллин белән партиянең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рузилә Фазылҗанова сайланды, ә яшерен тавыш бирү юлы белән, партиянең җирле сәяси советы составына яңа әгъзалар – “Хыял” яшьләр үзәге директоры Раил Садыйков белән район башкарма комитетеның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе Зифа Зарипова сайланды..

 

Автор фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Римма Ратникова