Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Җитәкчеләр кабул итә

Балтачта 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр гражданнарны кабул итү атнасы узачак.

25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр түбәндәге график буенча гражданнарны кабул итү атнасы узачак.

– 26 ноябрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр Балтачтагы «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесе район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов кабул итә;

– 27 ноябрьдә 8.00-9.30  сәгатьтә Пенсия фонды җитәкчесе  урынбасары Алсу Сафина;  9.30-11.00 сәгатьтә суд приставлары бүлеге җитәкчесе Наил Гайнанов;11.00-12.30 сәгатьтә нотариус  Фәрит Хәмәтшин; 12.30-14.00 сәгатьтә БТИ җитәкчесе Айрат Закиров; 14.00-15.30 сәгатьтә адвокат Рәшит Нәбиев;

– 28 ноябрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Нугаев;

– 29 ноябрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов ;

– 29 ноябрьдә 14 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча Балтач муниципаль районында вәкаләтле вәкил Гөлчәчәк Гыйләҗева;

–1 декабрьдә 9дан 10 сәгатькә кадәр район башкарма комитетының юридик бүлек җитәкчесе Ринат Фатыйхов;

–1 декабрьдә 10нан 11 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе секретаре, район башлыгы Рамил Нотфуллин кабул итә.

Гражданнарны кабул итү район мәдәният үзәгендә (Балтач бистәсе, Ленин урамы, 52 йорт) үтәчәк.

Кабул итүгә язылу яки барлык кызыксындырган сораулар буенча 2-52-38 яки 89375261636 телефонына шалтыратырга мөмкин, шулау ук baltash@tatarastan.er.ru электорнон адресына язарга була.

Шулай ук 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр авыл җирлекләрендә дә гражданнар кабул итү булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: прием граждан