Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Керем, күчемсез һәм күчемле милек турында, тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының шундый керемнәре турында белешмә бирү тәртибе

Муниципаль дәүләт учреждениесендә эшләүче җитәкче яки аның урынындагы кеше ел саен үзенең кереме, күчемсез һәм күчемле милке турында, алай гына да түгел, тормыш иптәшенең, балигъ булмаган балаларының шундый керемнәре турында да белешмә бирергә тиеш.

Ул аларга эш биргән оешма вәкиленә бирелә. Белешмә тутыру тәртибе федераль законнарда күрсәтелгән. Шундый белешмә тутырмый торып, гражданнар дәүләт учреждениеләрендә җаваплы вазыйфага куелырга тиеш түгел. Белешмәдәге мәгълүматлар тулы яки дөрес булмаса да, сине мондый урыннарга эшкә алмау яки эштән чыгару өчен законлы сәбәп була ала.
Район прокуратурасы тарафыннан моның буенча мәгариф системасында зур тикшерү үткәрелде. Мәктәп җитәкчеләренең 2012 нче ел өчен тутырган белешмәләре каралды. Район башкарма комитеты карары нигезендә бюджет оешмасына җитәкче итеп билгеләнгән һәр кеше иң элек моңа кадәр эшләгән тулы календарь елында алган кереме турында белешмә тутырырга тиеш.
Монда элекке эш урынындагы керемнәр, премия, пенсия, гомумән, бөтен керемнәр дә күрсәтелә. Ләкин тикшерү вакытында мондый белешмәләр тутырмаган мәктәп директорлары булуы да ачыкланды. Тутырылган белешмәләрдә дә кимчелекләр күп. Кай-берләрендә җир участокларының төре, йортларның милек төре (уртакмы, өлешлеме) күрсәтелмәгән.
Транспорт чарасын теркәү урынын дөрес күрсәтмәгән очраклар бар. Кайберләре банклардагы счетларының ачылу датасын күрсәтеп тормаган. Авыл җирендә эшләгән педагогик хезмәткәргә коммуналь хезмәтләргә түләү өчен бирелгән субсидияләрне күрсәтмәүчеләр күп. Җир белән бәйле графасы дөрес тутырылмаган белешмәләр аеруча еш очрый. Кемгәдер арендага биргән, кем беләндер уртак файдаланган җирләр дә күрсәтелергә тиеш.
Йортлар, фатирлар өчен дә шундый таләп. Банктагы счетлар турында да кабатлап әйтергә кирәк: счетның ачылу датасы, төре, анда отчет чорына калган акча күрсәтелергә тиеш. Гомумән, белешмәдәге һәр графаны игътибар белән укып, аңа җитди карап тутырсаң хата калырлык авыр эш түгел. Район мәгариф идарәсендә коррупция һәм башка төрле хокук бозуларны аңлату буенча җаваплы кеше юк. Ул булса, алда әйтелгән хокук бозулар җибәрелмәс тә иде.
2013 ел өчен белешмә тутырганда муниципаль дәүләт учреждениеләрендә эшләүче җитәкчеләр прокурор тикшерүе вакытында ачылган кимчелекләрне кабатламаслар дип ышанасы килә. Куркыту түгел, белешмәдәге кайбер графадагы дөрес күрсәтмәгән мәгълүмат өчен эшеңнән куылуың да бар. Нәрсәнедер яшереп калдыруың яки ялгыш күрсәтүең коррупция дип тә кабул ителергә мөмкин. Белешмә тутырганда ялгышырга ярамый.
Фото: http://rbinform.ru/article/377

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250