Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Кеше гомереннән дә кыйммәт әйбер юк!

Бүген юл хәрәкәте иминлегенә багышланган видеоконференция булды. Аны ТРның Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров алып барды.

Әлеге киңәшмә барышында быел булган һәм үлемгә китергән һәлакәтләр турында сөйләшенде. Бу аварияләрдә шоферлар гаебе  генә түгел, ә юлларны чистарта торган оешмаларның да эшләренә бәя бирелде. Юл оешмаларына эшләренә битараф карамаска кирәклеге ассызыкланды.

"Без монда гаеплеләрне эзләргә җыелмадык, әлеге аварияләрне булдырмау юлларын эзләргә кирәк", диде Шамил Хәмитович.

ТРның Эчке эшләр министры Артем Хохорин да юллардагы һәлакәтләр саны күп булу - ул безнең уртак проблема. Ләкин шуны онытмагыз, кеше гомереннән дә кыйммәтрәк әйбер юк, дип белдерде.

Шамил Хәмитович әлеге киңәшмәнең төп максаты - 2022 елда юл-транспорт һәлакәтләрен, аларда вафат булучылар санын киметү өчен максат-бурычларны дөрес куярга кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта җәяүлеләрнең киемнәрендә яктылык кайтаргыч элементлар булу - аларның гомерләрен саклап калуның ышанычлы юл булуын әйтеп узды.

Балаларны йөртә торган автобусларның төзеклеге хакында да сөйләшү булды. Бу юнәлештә эшләренә салкын караган район һәм шәһәрләр аерым атап үтелде.

Әлеге киңәшмәләр юктан гына үткәрелми, һәрбер авыр һәлакәтнең фото һәм видеолары күрсәтелә. Быел гына да һәлак булучылар саны 23кә җиткән, ә бит алар арасында кемнеңдер әтисе яки әнисе, туганы, баласы да бар. Юл кагыйдәләре кан белән языла дип юкка гына әйтмиләр, сак булыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Юл хәрәкәте иминлеге