Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Кичә Балтач шәһәр җирлеге Советының утырышы булып узды (+фоторепортаж)

Кичә район мәдәният үзәгендә Балтач шәһәр җирлеге Советының унынчы утырышы булып узды. Анда җирлекнең 2016 елгы эшчәнлеге буенча белешмә, узган ел эшләнгән эшләр һәм бюджет үтәлеше турында сөйләшенде. Утырышны район башлыгы Рамил Нотфуллин алып барды.

Җыелыш вакытында халыкка күп кенә кызыклы мәгълүматлар, киләсе елга планнар турында сөйләнде. Ләкин иң зур кызыксыну уяткан тема ул, әлбәттә, үзара салымны җыеп бетерү һәм аны нинди юнәлешләр буенча куллану булды. Быел бистә халкыннан 400 сум җыела. Моңа каршы килүчеләр дә, сораганга риза булып, сүзсез генә бирүчеләр дә булды. Әлегә кадәр халыктан җыелган сумма 4кә арттырылып, дәүләттән шуның кадәр өстәмә акча кайта иде, киләсе елдан әлеге сумма 2 тапкырга гына артык булуы бик ихтимал икән. Шушыны күздә тотып, быел үзара салым суммасы арттырылган. Шуңа да райондашлар уфтанмасын иде, эшләнгән эшләр күз алдында, яңа зират, тротуарлар һәм башка күп кенә эшләр шушы хисаптан эшләнә. Әлеге тема буенча сүз алып барылганда, шәхси эшмәкәр Радик Закиров бистәдәге зиратны да шул исәптән тәртипкә китереп, коймаларын алыштырып булмыймы соң дигән тәкъдимен кертте. - Үлгәннәрнең каберен, исәннәрнең кадерен белик, дигән әйтем дә бар бит. Безнеке кебек зират тагын кайда бармы икән? дип борчылды. Әлеге мәсьәлә буенча Рамил Рашитович оешма җитәкчеләре һәм шәхси эшмәкәрләр белән җыелып сөйләшербез дә, уңай якка чишелеш табарбыз. Изге эшкә күпчелек халык каршы килмәячәк дип ышанам диде.

Район башлыгында ике яклы фикерләр тудырган тагын бер юнәлеш - ул шәхси эшмәкәрләрдә эшләүчеләрнең хезмәт хаклары уртача 11 мең сум гына булу. Мондый көлке саннарга Рамил Рашитович ышанмады, әлбәттә, һәм конверт юлы белән бирелмиме икән дигән шик белән тикшерүләр үткәрергә кушты.

Җыелыш барышында татар көрәшенең бистәбездә бетеп баруы, «Хыял»га ремонт кирәк булу турындагы проблемалар да күтәрелде. Аларның үтәлешен вакыт күрсәтер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250