Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Марат Бариевка балтачлыларныӊ сораулары күбәйгән (фото)

26нчы ноябрь көнне Балтачка Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Марат Мансур улы Бариев район Советының кече утырышлар залында җәмәгатьчелекне кабул итте.

Кабул итүгә алдан язылган һәм аӊа мөрәҗәгать итәргә шул көнне генә карарга килгән райондашларыбызны да Марат Бариев игътибар белән тыӊлады. Сорауларныӊ күбесе - торак мәсьәләсе. Шул ук вакытта шәхси йортларны төзегәннән соӊ барлыкка килгән проблемаларны да аныӊ алдында күтәрергә мәҗбүр булучылар бар.
Бистәнеӊ үзәк урамында юл хәрәкәте үзгәрү сәбәпле, кайбер сәүдә нокталарына килгән авырлыкны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты хәл итә аламы, анысы бик аӊлашылмый. Әмма мөрәҗәгать бар икәӊ, ул каралырга тиеш. Кабул итүнеӊ шатлыклы мизгелләре дә булды: Чепья аылыныӊ «Халыклар дуслыгы» музее директоры Гарифҗан Галиевка Дәүләт Думасы комитетыныӊ мактау Грамотасы һәм Казан универсиадасыныӊ зәвыклы билгесе тапшырылды.
Фотолар тулы күләмдә биредә урнаштырылды: http://baltaci.ru/tt/gallery.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250