Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Министр канәгать калды (+фоторепортаж)

Районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министры урынбасары, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов килде.

Иӊ элек Марат Готович район башлыгы Рамил Нотфуллин белән вертолетка утырып, басу-кырларны карады, кыр эшләренеӊ торышын һавадан күзәтте. Аннан соӊ, Бөрбаш җирлеге Сәрдегән авылыныӊ «Нурзидә» чишмәсе янында министр авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары белән очрашты. Очрашу вакытында бүгенге көндә икътисади яктан файдалы булган культураларны игү турында сүз барды. Марат Готович хуҗалык җитәкчеләренә бәлки арышны азрак чәчү кирәктер дигән тәкъдимен әйтеп, Балтач хуҗалыклары дәүләткә авыз ачып тора торганнардан түгел, үзегез исәпләгез, үзегез карагыз, диде. Җитәкчеләр, бүгенге көнгә ашлыкныӊ бәясе юк, үзәкләштереп, министрлык тарафыннан бәяне куеп булмыймы, дигән сорауны җиткерделәр. Марат Әхмәтов исә, бүгенге көндә ашлыкка бәя көндәлек диярлек артып бара, безнеӊ куйган бәя арзан булса, бу очракта кирегә эшләү булачак, шуныӊ өчен сакларга мөмкинлек булганда, сатмыйча, көтеп тору зарури, диде. Кыр эшләренеӊ бергә алып барылуына зур басым ясап әйтеп китте. Әмма, көзге чәчүгә республика тарафыннан ашлама бирелмәячәген искәртеп узды. Министр шулай ук районда авыл хуҗалыгына кагылышлы республика, федераль программаларның үтәлеше белән дә кызыксынды, «Кызыл юл» һәм «Татарстан» хуҗалык җитәкчеләрен мегафермалар төзелеше буенча уӊай яктан билгеләп узды, башка борчыган сорауларга җаваплар бирде.

Гомумән, Татарстан Республикасыныӊ Премьер-министры урынбасары Марат Әхмәтов районда барган эшләр белән канәгать булуын белдерде, игенчеләрнеӊ эшендә уӊышлар теләде.

 

Автор фотолары
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев