Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Нариман урамына тротуар булырмы?

1 декабрь көнне «Бердәм Россия» сәяси партиясе үзенең 14 еллык туган көнен билгеләп үтте. Туган көн уңаеннан, партия җитәкчелеге, депутатлар җәмәгатьчелекне кабул итте.

Район башлыгы, «Бердәм Россия» сәяси партиясе Балтач жирле бүлеге Секретаре Рамил Нотфуллин иртәнге сәгатьтән үк халыкны кабул итә башлады. Аннан соң «Бердәм Росия» сәяси партиясенең Татарстан Төбәк бүлеге Секретаре урынбасары, Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова халык белән очрашты.
Депутатның районыбызга беренче генә килүе тугел. Шуна да бездә яшәүче халык, аның проблемалары белән ул якыннан таныш. Римма Атласовна ярдәмендә без бик мәсьәләләрне хәл итә алдык.

Кабул итү вакытында бик күп сораулар яңгырады: Яна Салавыч авылында мәчет төзетү буенча килеп туган проблемаларны чишүдә ярдәм сорап, крестьян фермерлык хужалыклары эшчәнлегендәге авырлыклар турында, торак шартларын яхшырту, Балтач бистәсе Нариман урамы буйлап жәяүлеләргә тротуар төзетү һәм башкалар.

Инде алар вакытында өйрәнелеп, бер генә мөрәжәгать тә җавапсыз калмыйча, унай якка чишелеш тапсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250