Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Нәтиҗәләр район башлыгына җиткерелә

Контроль-хисап палатасының ел дәвамындагы эшчәнлеге төп ике юнәлеш – контроль-тикшерү чаралары һәм эксперт-аналитик чаралар үткәрү буенча алып барылды.

Үткән хисап чорында барлыгы 9 контроль-тикшерү чарасы үткәрелде. Тикшерүләр нигезендә ачыкланган төп җитешсезлекләр:

– Бюджетны үтәгәндә булган җитешсезлекләр һәм канун бозулар (бюджет сметалары, финанс-хуҗалык эшчәнлеге планнарына ел дәвамында үзгәрешләр кертелми, алардагы күрсәткечләр бюджет үтәлеше турындагы хисапларга туры килми, җирлек бюджетларына үзгәрешләр Совет тарафыннан вакытында расланмый);

– муниципаль милекне вакытында исәпкә алып, аның белән дөрес һәм нәтиҗәле идарә итүдәге җитешсезлекләр (күчемсез милек дәүләт теркәве узмаган, баланска алынмаган, куллануда булган җир участоклары исәпкә алынмаган, аларның төгәл реестрлары юк, кулланудан чыгарылган милек исәптән төшерелмәгән, инвентаризация тиешле вакытта һәм тулы күләмдә үткәрелми  һәм башкалар);

– “Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗлар өчен товарлар, эшләр һәм хезмәтләр сатып алу өчен контракт системасы турында”гы 44-ФЗ номерлы федераль канунны куллану буенча җитешсезлекләр (сатып алу планнары, план-графиклары рәсми сайтка вакытында куелмый, аларга ел дәвамында үзгәрешләр кертелми, алардагы күрсәткечләр бюджет үтәлеше турындагы хисапларга туры килми, килешүләрдә төрле төгәлсезлекләр ачыклана – бердәнбер поставщиктан алганда бәяләр нигезләнми, куелган чикләүләр үтәлми, смета белән төзелеш-ремонт эшләре башкарганда җитәкчеләр сметаның эчтәлеге, анда каралган эшләрнең төрләрен һәм күләмнәрен үзләре планлаштырган эшләрнең төрләре һәм күләме белән чагыштырмый, смета төзү өчен техзаданиелар бирелми, нинди механизмнар куллану каралганы белән кызыксынмый, аларның чынбарлыкта куллану-кулланмавын күзалламый, актларга кул куйганда эшләнгән эшләрнең төрләрен һәм күләмен тикшерми);

– бухгалтерлык исәбе буенча норматив-хокукый актлардагы таләпләрнең төгәл үтәлмәве, материаль запасларны исәптән төшерүдә кимчелекләр, хисапларда төгәлсезлекләр.

РФ Бюджет кодексында, бухгалтерлык исәбе турындагы федераль канунда каралган эчке финанс контроле чаралары тикшерелгән оешмаларда системалы рәвештә оештырылмаган.

Әйтеп киткән финанс-бюджет өлкәсендәге хилафлыкларның төрле сәбәпләре бар. Ләкин төп сәбәп булып һаман да бюджет оешмалары җитәкчеләренең, хисапчыларының әлеге өлкәдәге таләпләрне белеп җиткермәүләре, яки белә торып та җиренә җиткереп үтәмәүләре тора. Тикшерү нәтиҗәләре буенча бюджет оешмаларның җитәкчеләренә ачыкланган җитешсезлекләрне бетерү турында безнең тарафтан представлениелар бирелә. Муниципаль бюджет оешмаларында үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре район башкарма комитеты җитәкчелегендә финанс-бюджет палатасы, казначылык бүлекчәсе, район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе, район башкарма комитетының бүлек җитәкчеләре, бюджет оешмалары җитәкчеләре, бухгалтерлары катнашында үткәрелгән киңәшмәләрдә карала, ачыкланган җитешсезлекләрне булдырмау чаралары билгеләнә. Җирлекләрдә үткәрелгән тикшерүләр буенча шундый ук киңәшмәләр район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов җитәкчелегендә үткәрелә. Агымдагы елда үткәрелгән шундый 4 киңәшмәдә тикшерүләр вакытында ачыкланган җитешсезлекләргә анализ ясалды.
Үткәрелгән тикшерүләр нәтиҗәләре буенча ачыкланган җитешсезлекләрне, канун бозуларны төзәтү буенча барысы 34 млн.сумлык чаралар күрелде. Контроль-хисап органнарына бирелгән өстәмә вәкаләтләр нигезендә, 2018 елда үткәрелгән тикшерү нәтиҗәләре буенча бер авыл җирлеге башлыгына карата  безнең тарафтан административ хокук бозу турында протокол төзелде, административ эшләр җәмәгать судында каралып, аңа 5000 сум штраф салынды. Штраф тиешле вакытта түләнеп, район бюджетына керде.

Эксперт-аналитик чаралар җирле бюджет буенча хокукый-норматив документлар проектларына экспертиза үткәрү, районның финанс-бюджет өлкәсендә аерым юнәлешләр буенча эшчәнлек нәтиҗәләренә анализ ясап, булган җитешсезлекләрне ачыклап, киләчәктә аларны булдырмау юлларын тәкъдим итүдән гыйбарәт.
Контроль-хисап палатасының төп вәкаләтләренең берсе – муниципаль район һәм җирлек бюджетларының үтәлеше турындагы хисапларын тикшерү, шуларның нәтиҗәләре буенча район һәм җирлек Советларына бәяләмәләр җиткерү. 2018 елда  шундый 19 экспертиза чарасы үткәрелде.

Эксперт-аналитик эшчәнлек юнәлешендә 2018нче елда  чаралар шулай ук  аерым мәсьәләләр буенча да үткәрелде. Шуларның 2се район башлыгы күрсәтмәсе нигезендә, 1се – район башкарма комитеты мөрәҗәгате буенча, калганнары үзебезнең план буенча үткәрелде. Аерым контроль-тикшерү чараларын, эксперт-аналитик чараларны без район башлыгының коррупциягә каршы эшчәнлек буенча ярдәмчесе Энҗе Гарипова белән үткәрәбез. Бу ачыкланган җитешсезлекләргә  тулырак, төгәлрәк бәя бирергә ярдәм итә дип саныйбыз.

Үткәргән чараларның нәтиҗәләре район башлыгына җиткерелеп бара. Шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенә дә, финанс-бюджет палатасы рәисенә дә мәгълүмат бирелә.  Район җитәкчелеге тарафыннан кирәкле очракта бу мәсьәләләр буенча тиешле чаралар күрелде һәм күрелә.

Үзара хезмәттәшлек турындагы килешү нигезендә, контроль-тикшерү материаллары  район прокуратурасына җибәрелеп бара.

Контроль-хисап палатасының эшчәнлеге турындагы документлар Балтач муниципаль районының Интернет челтәрендәге рәсми сайтында урнаштырылып бара.

Равил Кәримов,
Контроль-хисап палатасы рәисе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев