Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Өченче чакырылыш Балтач район Советының Президиум утырышы булды

26 март көнне район Советының кече утырышлар залында Өченче чакырылыш Балтач район Советы Президиумы утырышы булды.

Утырыш эшчәнлегендә Наил Сабирҗанов, Наил Гыйләҗев, Рашид Һадиев, Шамил Низамиев (комиссия секретаре), Рәис Садыйков, Ринат Гарипов катнашты. Президиум утырышын Балтач муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Рәшит улы Нотфуллин алып барды.

Район Советының 21-нче утырышының көн тәртибенә түбәндәге мәсьәләләр кертелә:

1.Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең һәм район башкарма комитетының 2017-нче елдагы эшчәнлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров чыгыш ясады.

2. Балтач муниципаль районының 2017-нче елгы бюджет үтәлеше турында (беренче укылыш) район Финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясовның чыгышы тыңланды.

3. Балтач муниципаль районы Контроль-хисап палатасы рәисенең 2017-нче елдагы эшчәнлеге турында отчет белән район Контроль-хисап палатасы рәисе Равил Кәримов таныштырды.

4. Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының 2017-нче елгы эшчәнлекләре буенча мониторинг нәтиҗәләренә район башлыгы урынбасары Наил Нургаяз улы Сабирҗанов бәя бирде.

5. Балтач муниципаль районында төзелешләрне проектлау буенча җирле нормативларны раслау турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Борһанов чыгыш ясады.

6. Район башкарма комитеты яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенең 2017-нче елдагы эшчәнлеге һәм 2018-нче елга бурычлары турында район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин доклад сөйләде.

7. Район башкарма комитеты структурасына һәм хезмәткәрләрнең гомуми санына үзгәрешләр кертү турында район башкарма комитетының гомуми оештыру бүлеге җитәкчесе Алия Галиева чыгыш ясады.

Утырыш эшчәнлеге буенча карарлар кабул ителде. Өченче чакырылыш Балтач район Советының чираттагы 21-нче утырышын 2018-нче елның 29-нчы мартына иртәнге сәгать 08.30да үткәрергә дип билгеләнде. Утырышның көн тәртибенә каралган мәсьәләләрне кертергә дигән бурыч куелды.

Утырышка район Советы депутатлары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре, район Советының җаваплы хезмәткәрләре чакырылачак дип билгеләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Район Советы утырышы