Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Партия – яӊа социаль проектларны дәвам итүче (фото).

Билгеле булганча, быел 13 сентябрьдә Татарстан Республикасы Президенты һәм җирлек депутатларын сайлаулар узачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы аерым карар кабул итүе көтелә.

Ә шулай да "Бердәм Россия» инде бүгеннән сайлауларда җирле вәкаләтле органнарга үзенеӊ булачак депутатлыкка кандидатларын барлауны башларга тиеш, дип тапты. Балтач районында 16 мәйданчыкта партия эчендәге башлангыч тавыш бирү - праймериз уздырылды.

26нче май көнне Балтач мәдәният үзәгендә праймеризныӊ соӊгысы, 17нчесе булды. Чарага килүчеләр аныӊ нинди әһәмияткә ия икәнен бары булачак кандидатларныӊ чыгышларын тынлаганда гына аӊлады, дип беләм. Чыгыш ясаганнардан депутат булган очракта, нәрсә эшли алалар, бу эшләргә мөмкинлекләре бармы-юкмы икәне күпмедер ачыкланды. 15 тәкъдим ителгән дәгъвачыдан бары 10ны сайлап алу җиӊел эш түгел, әлбәттә. Әмма, фикерләүләре һәм үз округларында булачак эшләрне инде бүгеннән күзаллый торган кандидатларныӊ трибунадан чыгышларын тыӊлау яхшы фал. Алар өчен эшнеӊ иӊ зурысы алда әле - бүген якланырга, сайлаулар җиткәч күрсәтелергә, сайланырга һәм депутат буларак биргән вәгъдәләрен тормышка ашырырга. Балтач муниципаль район, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Рамил Нотфуллин үзенеӊ чыгышында һәм сорауларга җаваплар биргән вакытта, эш белән сүзнеӊ бердәм булуына басым ясады, алынган бурыч үтәлергә тиешлегенә игътибарны аерым юнәлтте.

«Башка бер генә партия дә, партия эчендәге башлангыч тавыш бирүләр кебек, мондый демократик сәяси тәҗрибәне кулланмый", - дип билгеләде ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге сәяси советы секретаре урынбасары Римма Ратникова. Бу мөмкинлекне булачак кандидатлар һәм сайлаучылар нәтиҗәле файдаланса, гомүми эш өчен зур этәргеч булачагын ассызыклап үтте. "Урындагы депутатларныӊ төрле милләт һәм яшьтәге кешеләрнең булуын телибез. Шул ук вакытта халык сайлаган кандидатларның үз позициясен дәлилли һәм дөреслеген раслый алуы мөһим, - дип билгеләде.
Чыгышлар тәмамлангач, тавыш бирү процедурасы булды. Партия эчендәге башлангыч тавыш бирү нәтиҗәләре турында һәм кандидатларның гомуми рейтингын соӊрак җиткерербез .
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250