Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Праймериз көне билгеле

Татарстан Президенты сайлауларында катнашырга дәгъва иткән кандидатлар сайлаучылар белән 27 июньдә очрашачак. Әлеге датаны Татарстан Президенты вазифасына лаеклы кандидатны тәкъдим итү өчен алдан тавыш бирү үткәрү буенча инициатив төркемнең чираттагы утырышында билгеләделәр.

Мәгълүм булганча, быел 13 сентябрьдә узачак Татарстан Президенты сайлауларына "Бердәм Россия" партиясенең төбәк бүлеге үз кандидатын партия эчендә алдан тавыш бирү юлы белән тәкъдим итәчәк. 13 майдан 5 июньгә кадәр алдан тавыш бирүне үткәрү буенча инициатив төркемгә Татарстанның "Бердәм Россия" партиясе белән хезмәттәшлек итә торган иҗтимагый оешмалары дүрт кандидатны яклап мөрәҗәгать итте. Алар - Татарстан Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Федерация Советы әгъзасы Сергей Батин һәм сәясәтче Олег Морозов. Рөстәм Миңнехановны унике иҗтимагый оешма, ә калганнарны берәр оешма тәкъдим итте. Бүген Казанда инициатив төркемнең чираттагы утырышында шушы дүрт кешедән торган кандидатлар исемлеге, аларның сайлаучылар белән очрашу көне, сайлаучылар һәм исәпләү комиссиясе исемлекләре расланды. Шулай ук сайлау бюллетене һәм исәпләү комиссиясенең йомгаклау беркетмәсе формалары кабул ителде.

Татарстанның 33 иҗтимагый оешмасы тарафыннан тәкъдим ителгән сайлаучылар исемлегенә "Бердәм Россия" партиясе ягыннан - 818 кеше, иҗтимагый оешмалардан 818 кеше кергән. Араларында пенсионерлар, укытучылар, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, гомумән, бөтен социаль катлау вәкилләре бар. Исәпләү комиссиясендә 35 кеше эшләячәк, комиссиянең рәисе итеп Татарстанның ветераннар (пенсионерлар) советы рәисе Хәбир Иштирәков сайланды.

Инициатив төркемнең җитәкчесе Илгиз Хәйруллин сүзләренчә, кандидатларның сайлаучылар белән очрашу көне 27 июньгә билгеләнә.

- Бу чарада бик күп кеше катнашу сәбәпле, зур бина кирәк, халыкны Казанның Теннис үзәгенә җыярга ниятлибез. Очрашу вакыты яки урыны үзгәрә калса, әлбәттә, бөтен кешегә алдан хәбәр ителәчәк. Кандидатларга тиешле мәгълүматлар аларны тәкъдим иткән иҗтимагый оешмалар аша җиткереләчәк. Шулай ук праймеризга кагылышлы бөтен яңалыкларны www.праймериз-рт.рф сайтыннан да карап барырга мөмкин. Очрашуның регламенты буенча, һәр кандидатка чыгыш ясар өчен 20 минут вакыт биреләчәк, тагын 10 минут сорауларга җавап бирү өчен каралган. Кандидатларның чыгыш ясау чираты аларны инициатив төркемгә Татарстан Президентына кандидатлыкка кандидат буларак тәкъдим итү вакытына карап төзелә: беренче - Рөстәм Миңнехановка, аннан соң Сергей Батинга, Марат Әхмәтовка һәм Олег Морозовка сүз биреләчәк, - дип ачыклык кертә Илгиз Хәйруллин.

Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча кандидатларның рейтингы ачыкланачак һәм анда дүрт кандидаттан өчесенең генә исеме урын алачак. "Бердәм Россия" партиясенең Татарстан бүлеге 4 июльдә үткәрәчәк конференциядә әлеге рейтингка таянып, Татарстан Президенты вазифасына үз кандидатын тәкъдим итәчәк.

Алдан тавыш бирү барышын Россия һәм Татарстанның 33 гаммәви мәгълүмат чарасы яктыртыр дип көтелә.

Интертат.ру

Фото: http://www.amberclub.org/upload/amberclub/upload/information_system_1/0/3/4/5/3/item_3453/information_items_3453.jpg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250