Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Президент Балтач игенчеләре хезмәтеннән кәнәгать калды

Хәбәр итүебезчә, кичә районбызга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миӊнеханов килде.

Вертолет белән очканда, игенчеләрнеӊ эшләрен бәяләп була, кырлар матур күренә, диде ул. Президентны районда эшләр барышы белән Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин таныштырды. Игенчеләр 3-4 көннән чәчүне тәмамларга мөмкиннәр, хәзер инде көндәлек 3 меӊ гектар мәйданда чәчү эшләре алып барылганын әйтеп, кукуруз һәм рапс культураларын орлыкка игүне алгы планга куюны күрсәтеп узды. Терлекчелек тармагыныӊ тотрыклы эшләве Президентка охшады, ул бу юнәлештә сөтнеӊ, бигрәк тә шәхси хуҗалыктан җыелганына бәясен төшермәүнеӊ әһәмиятле икәненә басым ясады.

Ил башлыгына сораулар да күбәйгән: Бөрбаш җирле үзидарә башлыгы Сәйдәш Хәкимов үзарасалым акчасын вакытында тотудагы киртәләр турында әйтте һәм бу өлкәдә эшләрне вакытында башкару өчен тәкъдимнәрен дә кертте. «Агрохимсервис» җитәкчесе Наил Гыйлаҗев төрле конкурс, тендерлар уздырганда «беркөнлек фирмалар» катнашып, бу эшнеӊ әһәмиятен юкка чыгара, дип белдерде. Шеӊшеӊәр авыл җирлеге башлыгы Раузит Галиев исә Шеӊшеӊәрдә урнашкан спорт корылмасы ремонты өчен финанс ярдәме сорады. Азрак сораганы соӊрак исенә төшеп, аныӊ җитмәвен исбатларга тырышса да, Президент беренче соралган акча биреләчәк, калганы үзегездән булачак, дип искәртте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250