Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН БЕРГӘ АТЛЫЙК

Татарстанда «Президент белән бергә» дигән иҗтимагый хәрәкәт оешты. "Берләшү безнең өчен бүген аеруча мөһим. Һәр фикерне кабул итәргә һәм аны үсешебездә дөрес файдаланырга кирәк", дип, бу фикерне Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та хуплады.

Әлеге үзәкне оештыручылар арасында "Сәләт" республика яшьләр иҗтимагый фонды, Татарстанның иҗат яшьләре академиясе, Аграр яшьләр берләшмәсе, эзтабарлар отрядларының "Ватан" берләшмәсе, студентларның хезмәт отрядлары һәм яшьләрнең башка иҗтимагый оешмалары бар.
Башкалада "Без булдырабыз! Без бергә!" форумы узды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан 40тан артык иҗтимагый оешмадан 300дән артык вәкил катнашты. Безнең районнан әлеге чарада яшьләр иҗтимагый оешмасы рәисе Раил Садыйков һәм "Волонтер" үзәге кураторы Эльвира Әхмәдуллина катнашты. Хәзер сүзне аларга бирәбез.
Эльвира ӘХМӘДУЛЛИНА:
- Бу зур җыенда катнашуым белән чиксез горурланам. Республика буенча волонтерлар оешмалары арасыннан нибары 4 район гына катнашты. Без анда Алабугада урнашкан төбәкара волонтерлар үзәге үткәргән рейтингта республика күләмендә икенче урынны алган өчен чакырылдык. Бу җиңүгә без даими рәвештә төрле акцияләр уздырып, иҗтимагый чараларда актив катнашып ирешә алдык. Быел районда волонтерлар үзәге оешуга биш ел була. Юбилеебызны зурлап үткәрергә планлаштырабыз. Безнең үзәкнең төп көчен мәктәп укучылары тәшкил итә. Иң активлары булып Балтач, Норма, Кече Лызи урта мәктәпләре һәм гимназия укучылары санала. Иң яшь волонтер 7 яшьтә булса, өлкәненә 35 яшь. Киләчәктә сафларыбызны ишәйтеп, буш вакытларыбызны файдалы гамәлләр кылуга юнәлдерәсе иде.
Раил САДЫЙКОВ:
- Бу форум 13нче апрель көнне башкаланың "Корстон" күңел ачу үзәгендә үтте. Күптән түгел республикабыз лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстан яшьләренә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Шуны яшьләр оешмалары бердәм булып күтәреп алдылар. Ил башы тәкъдимнәрен хуплап, республикада "Президент белән бергә" 2020-2030нчы елларга Дәүләт Советы каршында иҗтимагый-икътисадый хәрәкәте оешты. Әлеге проектны тормышка ашыру уңаеннан совет булдырылды. Яшьләр парламенты булдыру планлаштырыла. Мин шунда районнан вәкил буларак катнаштым.
Биредә киләчәккә планнар, бурыч-максатлар куелды. Республика буенча өч зона оешты: Казан, Әлмәт, Кама. Без Казан зонасына керәбез. Тикшерелгән мәсьәләләр яңа төр заманча технологияләр кулланышын үстерү һәм белгечләр әзерләү өлкәсендә яшьләргә югары белем алуга мөмкинлекләр һәм эш урыннары булдыруны күздә тота. Моның өчен җирлектәге яшьләрнең бергә җыелып, бер фикергә килеп, тәкъдимнәр кертүе һәм проектлар төзеп, шушы конкурсларда катнашуы кирәк. Безнең районда бүгенге көндә өч яшьләр оешмасы актив эшләп килә. Бу - аграр яшьләр берләшмәсе, волонтерлар оешмасы, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең "Яшь гвардиячеләр"е. Авыл яшьләре бу проектларны бик белеп бетерми, аларны таныту өстендә камилләшәсебез бар әле. Һәр авылдан 18-35 яшьләрдәге актив яшьләрне җәлеп итеп, районыбызда да парламент булдыру планда. Яшьләрдән халык файдасына булган иҗтимагый проектлар (чишмәләрне торгызу, төзекләндерү эшләре, бакча-парклар булдыру, өлкәннәргә ярдәм итү, спорт чаралары оештыру һ.б.) көтеп калабыз. Боларны эшләргә уйласак, бергәләп башкарырга була. Иң мөһиме - безне югарыда ишетәләр, кире бормыйлар.
Республикабызда юл алган яңа яшьләр хәрәкәтенең зарур икәне һәр төбәктә яхшы аңлыйлар. Бүгенге көндә районыбызда матур, күркәм эшләре белән танылган рәсми һәм иҗтимагый оешмаларның - район башкарма комитетының спорт һәм яшьләр эшләре буенча бүлеге, районның «Аграр яшьләр» оешмасы, «Яшь гвардиячеләр»нең район оешмасы, «Волонтер» үзәге, «Форпост» район оешмаларының нәтиҗәле эшләүләрен исәпкә алып бер максатка юнәлдерү зарури. Һәр эштә җиңү бердәм булганда гына дәвамлы һәм калку булганын истән чыгармасак иде.
Материал Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән әшләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250