Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

“Президент белән бергә” республика хәрәкәте Балтач районы Сабан туенда “Спорт Татарстаны” дип аталган үз мәйданчыгын оештыра.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә. Татарстанның барлык районнарында, шул исәптән Балтач районында, бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.

Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә. Балтач районында Сабан туе 7нче июнь көнне 10.00 сәгатьтә башлана.

"Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы.
Республикага Россия генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә Казанда Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.
Фото: http://sntat.ru/posts/22855

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250