Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Президент министр Марат Әхмәтов кәнәфиенә утырачак кеше исемен атады

Рөстәм Миңнеханов ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазифаларын башкаручы итеп Марат Җәббаровны билгеләде.

Элек ул Буа районы Башлыгы вазифасында иде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәтенең рәсми порталында хәбәр ителә.

"Тиешле указга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кул куйды. Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Президенты Указы белән алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты итеп сайлануга бәйле рәвештә вазыйфасыннан азат ителде», — диелә сайттагы хәбәрдә.

Марат Җаббаров 1983 елның 3 июлендә Чистай шәһәрендә туа. Хезмәт карьерасын 2000 елда республиканың Биектау районында «Бөреле» җәмгыяте программисты сыйфатында башлый. 2003 елдан «Бөреле» заводы урынбасары, аннары генераль директоры булып эшли.

Җаббаров бу статуста 2013 елга кадәр эшләде. 2013 елда аны ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары вазыйфасына билгеләделәр. Бу вазыйфада ул Татарстан авылларының социаль үсеше мәсьәләләренә кураторлык итте.

2017 елда Җаббаров Буа районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары буларак эшли башлады, ә шул ук елның сентябрендә район башлыгы булды.

Марат Җәббаровның Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, шулай ук икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсе бар. Казанның меңьеллыгы истәлегенә медаль, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, шулай ук Казандагы 2013 елгы җәйге Универсиаданың истәлекле медале белән бүләкләнгән.

Тулырак: matbugat.ru

Фото: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: марат әхмәтов