Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Путин хәрбиләргә һәм ветераннарга ярдәм итү чаралары турында игълан итте

Бу хакта тулырак безнең язмада.

Владимир Путин махсус хәрби операция ветераннарына һәм һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтүче махсус дәүләт фонды булдырырга тәкъдим итте.

Федераль Җыенга Юлламасында Путин мобилизацияләнүчеләргә ярдәм белән бәйле барлык мәсьәләләрнең дә хәл ителмәвен таныды һәм хакимияттән ветераннарга, хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ныклы игътибар бирүне таләп итте. Президент махсус хәрби операция ветераннарына ярдәм итүче дәүләт фонды структуралары быел ук барлык төбәкләрдә дә эшли башларга тиеш, дип белдерде. Шул ук вакытта дәүләт башлыгы эшнең бюрократиясез барырга тиешлеген, ә һәр гаиләгә үз социаль хезмәткәре беркетелергә тиешлеген ассызыклады.

Владимир Путин: «Ветераннарга, хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен махсус фонд булдыруда хакимиятнең барлык органнары да җаваплы булырга тиеш».

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ярдәм