Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район башкарма комитеты җитәкчесе, чисталык комиссиясе рәисе Рамил Шакировның район халкына мөрәҗәгате

Чисталык икеайлыгы тәмамланырга ике атнадан аз вакыт калып бара. Территорияләрдәге башкарылган эшләрнең күзгә күренерлек артуы сизелә, халыкта да чисталыкка, матур яшәргә омтылышы арта. Әмма башкарыласы эшләр дә шактый күп әле.

13нче май көнне Татарстан Республикасы Экология министрлыгының махсус комиссиясе икеайлык кысаларында район территориясендәге башкарылган эшләрнең торышын тикшерде һәм әйбәт дип бәя бирде. Шулар белән беррәттән терлекчелек фермалары территорияләрендә тирес түгү тәртибен җайга салу, биредә чисталыкны тәэмин итү мәсьәләсенең әле җитәрлек түгеллеген искәртте.
Елга, посадка тирәләрендә яшәүче халыкның, төгәлрәге Таузар авылы һәм Балтачның Салкын чишмә, Гагарин, Вахитов, Яруллин, Молодежный урамнарында яшәүчеләр көндәлек чүпләрен елгаларга ташлавын, күпфатирлы йортлар территорияләренең бүгенге көн таләпләренә туры килмәвен әйттеләр. Бу хакта күпме генә сөйләшүгә карамастан, халык әлеге эшләрдә бик сүлпән катнаша, бердәмлек җитми. Кемнеңдер эшне төртеп күрсәткәнен көтеп яталар.
Авыл җирлекләрендә чүп ташлау полигоннарында да тәртипсезлек хөкем сөрә. Кайберәүләр чүпләрен урынга китереп җиткермичә теләсә кая бушатып калдыралар. Югыйсә, аны шушы җирлектәге халык җыештыра, аларны хөрмәт итәсе иде.
Хөрмәтле райондашлар! Чисталык икеайлыгы тәмамланганчы тагын бер кат бердәм булып өмәләрдә актив катнашыйк, чистарту, төзекләндерүгә өлешебезне кертик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250