Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район Советы утырышы узды

Эшлекле сөйләшү тантаналы чаралардан башланып китте

10 февраль көнне, мәдәният үзәгендә район Советының 2021 ел йомгакларына багышлап уздырылган утырыш эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Олимпия Советы Рәисе Марат Бариев, Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров катнашты.

Эшлекле сөйләшү алдын-нан районыбыз кунак-лары Чутай авылында булып, быел федераль программа нигезендә яңа салынган башлангыч мәктәп-балалар бакчасы комплексын һәм төзекләндерелгән мәдәният йортын рәсми рәвештә ачу тантанасында катнаштылар.

– Якты, җылы һәм иркен бинада балаларыбыз төпле, милли тәрбия алырлар, ныклы белем тупларлар һәм без, тәрбияче-укытучылар аларны бу игелекле юлдан әйдәп алып барырбыз. Әлеге мөһим төзелешкә өлеше кергән һәркемгә олы рәхмәтләребезне ирештерәбез, – диде Чутай башлангыч мәктәп-балалар бакчасы директоры Рәмзия Хәйруллина.

Район Советы утырышы муниципаль район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Нотфуллинның 2021 ел йомгакларына багышланган күләмле чыгышы белән башланып китте. Ул районның 2021 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлар турында сөйләде. Азактан, тантаналы шартларда бертөркем райондашларыбызга дәүләт бүләкләре тапшырылды.

Фото: баш мөхәррир, Зөлфия Шакирова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сессия Васил Шәйхразиев