Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район Советы утырышында Балтач районы «Почетлы гражданины» исемен бирү турында карар кабул ителде

Район Советы үзенеӊ утырышында 2014 елда Балтач районы «Почетлы гражданины» исемен ЗАРИПОВ МАРАТ ХӘЙ улына, САФИУЛЛИН РИНАТ ӘНВӘР улына, ХӨСНЕТДИНОВ НАИЛЬ САЛИХ улына бирү турында карар кабул ителде. Сезгә алар турында кыскача информация җиткерәбез.

ЗАРИПОВ МАРАТ ХАЙЕВИЧ
02.11.1950 елда туган. Хезмәт юлын райпода гади эшче булып башлаган. 1970 елдан баш инженер вазыйфасыннан Калинин исемендәге колхоз рәисе югарылыгына күтәрелә.
1985-1990 елларда партиянең район комитетында һәм башкарма комитетында җитәкче. 1990-1999 елларда зур үзгәрешләр чорында хакимият башлыгының беренче урынбасары буларак райондагы зур колачлы төзелеш эшләре аның җитәкчелегендә барды. Шул чорда юлларны асфальт белән түшәү, социаль - мәдәни объектларны газлаштыруны киң масштабта башкару, бик күп социаль -мәдәни объектларны файдалануга тапшыруда хезмәте бик зур булды.
Администрация башлыгы, муниципаль район башлыгы вазыйфаларында да районның тулы канлы тормышын тәэмин итүгә зур көч куйды. Үзенең сәламәт яшәү рәвеше, һәрвакыт физкультура-спортны пропагандалавы белән дә абруйлы булды. Гомумән, бөтен эшчәнлеген туган авылы, Балтач районының социаль - экономик үсешен тәэмин итүгә багышлады.
Бүгенге көндә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты буларак та районыбызга ярдәме зур.
Фото: http://www.elitat.ru/index.php?rubrika=6&st=1350&type=3&lang=1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250