Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Рәсми хәбәрләр

Район Советының чираттагы утырышы булды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров 2014нче елда башкарма комитетның отчетын бирде.

Икенче көн тәртибе итеп районның 2015нче елга, 2015-2017нче елларның планлы чорына бюджеты (икенче укылыш) турында сөйләшенде һәм ул расланды. Бюджетның республикадан бирелгән өлеше узган елгыдан беркадәр киметелсә дә пенсияләр, бюджеттагыларга хезмәт хакы түләүдә тоткарлыклар булмаячагы күрсәтелде.
Өченче көн тәртибе буенча чыгыш ясаган район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина аз тәэмин ителгән категорияле халыкка һәм инвалидларга карата социаль ярдәм күрсәтү чараларының киләчәктә дә дәвам ителәчәген ассызыклады.
Утырышны башлар алдыннан район башлыгы Рамил Нотфуллин депутатлар, район оешмалары, җәмгыятьләре җитәкчеләренең көчле алкышлары астында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясенең Мактау таныклыкларын тапшырды.
Бу бүләккә Урта Көшкәт участок сайлау комиссиясе секретаре Римма Александровна Анисимова, Дорга участок сайлау комиссиясе рәисе Иван Васильевич Константинов, Балтач мәктәбендә урнашкан участок сайлау секретаре Зилә Фәргать кызы Шакирова лаек булды.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/637479.htm

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250